Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы кызы Гөлназ Сәгыйрова кырыкалдарлар бурычка батырганнар

Татар Борнаеда туып үскән, хәзер Казанда яшәүче Гөлназ Сәгыйрова күптән түгел бик авыр хәлгә юлыга – кызның телефонына шылтыратып кырыкалдарлар аны тәмам бурычка батыралар.

 

Моның ничек булганын Гөлназ үзе болай сөйли:

–9 декабрь иртәсендә телефоным чылтырады. Бе ир-ат үзен Саклык банкы хезмәткәре дип атады һәм кемнеңдер минем исемгә кредит алуларын, бу акчаны башка счетка  күчерергә маташуларын әйтте. Шуннан соң ул мине Үзәк банк хезмәткәре белән тоташтырды (тел. 89197496452). Анысы акчаларым югалмасын өчен миңа  292 мең сумлык тагын бер кредит рәсмиләштереп, аны банктан акчалата алырга кушты. Әйткәннәрен үтәп, банкка бардым, акчаларны алдым. Боларны телефоннан сөйләшүне бер дә өзми эшләдем, чөнки шулай тиеш диделәр. Акчаны банкоматка барып, алар күрсәткән счетка салдым. Көне буе минем белән телефоннан сөйләшеп тордылар. Шуңа бер дә шикләнмәдем. Хәзер акчаларымның Саклык банкындагы исәп-хисап счетына күчәчәген әйттеләр. Билгеле, бусы ялган булып чыкты – акчаларымның счетка күчеп, алган кредитымны каплавын юкка көттем. Кич белән генә алданганлыгымны аңладым. Шунда ук полициягә барып гариза яздым. Анда кырыкалдарларның тотыласына шик белдерделәр.

Саклык банкына да мөрәҗәгать иттем, әмма анда “кредит алгансыз, хәзер берни эшләп булмый, түләргә тиешсез”, дип җавап бирделәр.

Хәзер минем өстә 21 процентлы 292 мең сумлык кредит. Андый акчаларым юк, хәзер ул бурычны ничек капларга белмим.

Гөлназга кредитны ничек тә 9 гыйнварга чаклы түләп бетерергә кирәк, юкса процентлар үсәчәк һәм банкка бурычы тагын да артачак. Дөрес авылдашлары аңа булышканнар – кем күпме булдыра, шулкадәр акча җыйганнар. Әмма сумма бик зур шул.

Газетабызда без мондый очраклар турында еш язабыз, укучыларыбызны уяу булырга чакырабыз. Әмма һәркем дә кеше хатасыннан сабак ала белми шул. Ә бит мондый очракларда сөйләшүне шунда ук өзәргә һәм озакка сузмый гына полициягә хәбәр итәргә кирәк.

Алданмагыз, райондашлар, уяу булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев