Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “кызыл зонада” 12 кеше дәва ала

Кызганычка каршы, кырыс чаралар күрелүгә карамастан, коронавирус инфекциясе әлегә безне тынычлыкта калдырырга җыенмый.

  Базарлы Матак район үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, атнаның беренче тәүлегендә генә дә биредәге йогышлы авырулар бүлегенә дүрт кешене китереп салганнар. Хәзер хастаханәнең “кызыл зонасында” 12 кеше дәва ала. Аларның алтысында ковид дип шикләнәләр, икесендә коронавирус инфекциясе расланган, калганнары – балалар.

Район баш табибы Светлана Одушкинадан алынган мәгълүматка караганда, балалар вируска каршы дарулар белән дәвалана. Өлкәннәр өчен кыйммәтле препаратлар да кайткан, аларының бәясе 120 мең сумнан артык, тартмасы 10 кешегә исәпләнгән.

Кеше сәламәтлеген саклауда зур рольне профилактика башкара, ул нәтиҗәлерәк тә, арзанрак та. Шулай булгач, прививка ясатудан баш тартып, үзеңне куркыныч астына куярга кирәк микән?! Шуның өстенә вакцина бушлай бирелә бит.

Хәзергә кадәр пенсионерларны вакциналау дәрәҗәсе Салман, Иске Салман, Апак авыл җирлекләрендә бик түбән. Атна дәвамында аларда прививканы нибары 2-3 пенсионер ясаткан. Ә бит яңа вирус нәкъ менә өлкән буын өчен аеруча куркыныч.

Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Ялларда кунакка шәһәрләрдән балалар, оныклар кайтачак. Димәк, “кызыл зона”да дәваланучылар саны да артып китәчәк. Кызганыч, әмма моны күпләр хастаханәгә эләккәч кенә аңлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев