Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында тәрбияләнүчеләр өчен сабантуй бәйрәме үткәрелде

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат – йортында яшәүчеләр өчен сабантуй бәйрәме үткәрделәр.

Бәйрәм интернатта яшәүче гаилә парларын хөрмәтләүдән башланып китте. Күптән түгел билгеләп үтелгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрикләп, учреждение директоры Евгений Васяйчев өч парга бүләкләр тапшырды. Ирле-хатынлы Фәсхетдин һәм Мөнәвәрә Сираҗетдиновлар 50 елдан артык инде никахта яшиләр, бирегә алар Казаннан килгәннәр. Владимир Мишин белән Әлфия Мингалиева интернатта 10 елдан артык  бергә торалар. Фирдәвес Шәрипов белән Зәйтүнә Ситдикова, биредә танышканнар, алар елдан артык бер гаилә булып яшиләр.
Тантаналы өлештән соң күңел ачу, уен һәм бәйгеләр башланды. Әбиләр һәм бабайлар кул көрәштерделәр, кашыкка йомырка салып узыштылар, җырладылар, биеделәр, шигырләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр. Һәр уеннан соң барлык катнашучыларга призлар бирелде. Ә аннан соң интернат мәйданчыгында зур өстәл корып, тәм-томнар белән хуш исле чәй эчтеләр. “Бездә тәрбияләнүчеләр мондый күмәк чараларны, бәйрәмнәрне бик яраталар. Яшьләре олы, мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, алар бу юлы да үзләренең җитезлекләрен, көчләрен, зирәклекләрен күрсәттеләр”,– ди интернатның социаль хезмәт буенча белгече Татьяна Клянина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев