Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы әләме Эльбруста булып кайтты

​​​​​​​Районыбыз әләме шушы көннәрдә диңгез өслегеннән 5642 метр биеклектә җилфердәде.

 

Муниципалитет символын Эльбрус тавына экспедициягә райондашыбыз Роман Леонтьев алып барды. Базарлы Матак урта мәктәбен тәмамлагач Роман Санкт-Петербург шәһәрендәге Хәрби физик культура институтына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач егеткә шушы вузда “тау хезмәте” белгечлеге буенча укытучы булып эшләргә тәкъдим итәләр. Роман беренче тапкыр Эльбруска 2019 елда күтәрелә. Аннан соң ул ел саен үзенең студентлары өчен тауга менү экспедицияләре оештыра.

–Үзебезнең район символын Россиянең һәм Европаның иң биек тавы түбәсенә алып менү хакында күптәннән хыяллана идем. Район җитәкчелеге бу тәкъдимне шатланып кабул итте. Миңа флагны бүләк иттеләр. Хәзер әлеге әләм С.М.Лисенков исемендәге район музеенда сакланачак,–дип сөйләде безгә Роман.

Егет туган ягы өчен җан ата, аның казанышларына ихластан сөенә. Әлкилеләр үз чиратында якташлары белән горурланалар.

Сүз дә юк, улларын тәрбияләүдә әти-әниләре Александр Леонидович һәм Мария Ильиничнаның роле бик зур. Гаилә башлыгы – күпьеллык эш тәҗрибәсе булган шофер, аны районда хөрмәт итәләр. Өлкән яшьтәгеләр Александрга аеруча рәхмәтле, социаль яклау бүлегендә эшләүче ир-егет әбиләрне һәм бабайларны хастаханәгә, бүтән социаль объектларга йөртә бит.

Мария исә гомер буе фармацевт булып эшли. Ул даруханәгә килүчеләргә игътибарлы мөнәсәбәте, хезмәтен яхшы белүе белән аерылып тора.

Леонтьевлар гаиләсендә ике малай үсте. Кечесе Кирилл Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетын тәмамлый. Педагогика техникумында укыганда ук инде ул балалар савыктыру лагерьларында әйдәман булып эшләргә өлгергән, балалар һәм җитәкчелек алдында абруй казанган. Кирилл “Артек” Бөтенроссия лагеренда балалар ялын оештыруда катнашкан, ә Төркиядә җәйге сменада эшләү өчен инглиз теле буенча белемнәрен дә арттырган. Бу җәйдә ул “Яшь имәннәр” лагеренда әйдәман булып эшләячәк.

Сүз дә юк, Әлки төбәге сәләтле, иҗади, максатчан, туган ягын ихластан яратучы актив кешеләргә бик бай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев