Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Максим Муштаков ТР бадминтон федерациясеннән бүләк алды

20 ноябрьдә Татарстан бадминтон федерациясенең күзәтчелек советы рәисе, республиканың Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов бадминтон буенча алдынгы спортчыларны һәм тренерларны бүләкләде.

Татарстан Хисап палатасында узган очрашуга югары нәтиҗәләр күрсәткән спортчылар һәм тренерлар чакырылган иде. Безнең районның бадминтон буенча тренеры Максим Муштаков та әлеге чарада катнашты.

Алексей Демидов чакырылганнарга республикада бадминтон үсешенә өлеш керткәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Максим Муштаков 2020 елда Бөтенроссия һәм республика ярышларында призлы урыннар алган спортчыларны әзерләгән өчен бүләк алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев