Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәчетләрендә гает намазлары укылды

Бүген, 20 июльдә, мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр. Районның барлык мәчетләрендә гает намазлары укылды, вәгазьләр сөйләнде.

Район башлыгы Александр Никошин Түбән Биктимер мәчетендә булды, авыл халкын, кайткан кунакларны Корбан гаете белән кайнар котлады, һәр гаиләгә имин тормыш, сәламәтлек, тынычлык, муллык теләде,мәчеткә сәдакасын салды.
Түбән Биктимер - 44 йортлы кечкенә авыл. Биредә өч ел элек мәчет электрүткәргечләрнең кыска ялганышы аркасында янып киткән иде. Авылда озакка сузмыйча  яңа дин йорты төзелде. Бу эштә Александр Никошинның да ярдәме зур булды. Мәчет 2018 елда Корбан гаете алдыннан ачылган иде.
Биредә берничә елдан бирле имам вазыйфаларын Ришат Шәяхмәтов башкара. Ришат хәзрәт район башлыгына мәчетләргә,төрле дини чаралар үткәргәндә ярдәм итеп торганы өчен олы рәхмәтләрен җиткерде. Җитәкчегә изге теләкләрен ирештерде.
Иртәнге намаздан соң мөселманнар өйләренә таралышты. Бүген һәрбер гаиләдә таба ашлары пешерелә, бәйрәм табыннары әзерләнә. Күп мөселманнар корбан чалалар, аның ите белән туганнарын, шулай ук мохтаҗларны, ятимнәрне сыйлыйлар, кунак итәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев