Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәчетләрендә Ураза бәйрәмендә гает намазлары үткәрелми

Бәйрәм вәгазе микрофоннар аша яңгыраячак

24 майда мөселман дөньясында иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаетен билгеләп үтәчәкбез. Коронавирус эпидемиясе аркасында бәйрәмне үткәрүгә төзәтмәләр кертелә.

Мәчетләрдә гает намазлары укылмый.

Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев хәбәр иткәнчә, районның барлык мәчетләрендә имамнар бәйрәм вәгазе сөйләячәк, һәм  вәгазь микрофон аша яңгыратылачак. Аны урамда, кайберәүләргә өйләрендә дә тыңларга мөмкин булыр. Мәчетләрдә бәйрәм вәгазе 6.30 сәгатьтә башлана.

Имам-мөхтәсиб әйтүенчә, гает сәдакасы бирергә теләүчеләргә андый мөмкинлек тудырыла. Көн дәвамында сәдакаларны мәчетләргә китерергә була. Аллаһ йортында да, тышкы якта да  моның өчен махсус тартмалар булачак. Иртәнге якта мәчетләр дә ачык була. Мәчеткә берәмләп кенә килү һәм битлек-перчатка режимын үтәү сорала.

Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе шулай ук 6.30 сәгатьтә башлана. Ул ТНВ телеканалында, “Хузур ТВ” YouTube каналында һәм ТР Диния Нәзарәте сайтында турыдан-туры трансляцияләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев