Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы медицина хезмәткәрләре “Театр – күңел көзгесе” фестивалендә артистлык осталыкларын күрсәттеләр

Күптән түгел районыбызның медицина хезмәткәрләре тамашачыларны “Театр – күңел көзгесе” фестивале кысаларында куелган концерт белән сөендерде.

Гадәти тормышта без ак халаттан күрергә өйрәнгән табиблар, шәфкать туташлары сәхнәдә иҗади яктан ачылып киттеләр, җыр-биюгә, театр сәнгатенә осталыкларын, сәләтләрен күрсәттеләр. Зал тулы тамашачы аларны рәхәтләнеп алкышлады. Концерт программасын татар һәм рус телләрендә балалар табиблары Эльмира Нәбиуллина һәм Илназ Ибәтов алып барды.

Бәйрәм кичәсендә  күп матур җырлар яңгырады. Гөлия Фәсахова, Вадим Никошин, Әдилә Гайнуллина, Алинә Вафина, Гамил Гыйматдинов, Әдилә Хәйруллина тамашачыны музыка дөньясына алып керделәр. Илмир Шәмсетдиновның җыры да йөрәкләргә дәрт өстәде. Хәйруллиннар, Никошиннар, Шәмсиевләрнең гаилә дуэтлары чыгышлары да күңелләргә хуш килде.

Сәхнәләштерелгән күренешләр дә бик әйбәт әзерләнгән иде. Анда катнашкан медицина хезмәткәрләре рольләрен гаять күркәм башкардылар. Тамашачының рәхәтләнеп көлүе аларга югары бәя булды. Менә сәхнәгә аккошлар кебек йөзеп “Хыял” бию төркеме кызлары чыкты. Оста чыгышлары белән яраттырып, алар да көчле алкышлар белән бүләкләнде.

Фестивальнең жюри әгъзасы  Лия Мәрдегалләмова үзешчән артистларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Эшегезнең авыр, тынгысыз булуына карамастан, сез бүген безгә бик җентекләп әзерләнгән, һәр нечкәлеге уйлап эшләнгән программа күрсәттегез”,–дип, аларга киләчәктә зур уңышлар теләде.

Гөлия Яруллина,

район мәдәният йорты методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев