Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә, ашханәләр хезмәткәрләренә азык-төлек продуктларыннан файдалану кагыйдәләрен искәрттеләр

Мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүче һәм укучы балаларны сыйфатлы кайнар ризык белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә.

Бу мәсьәләне беренче чиратта учреждениеләр җитәкчеләре күз уңында тотса, икенче яктан “Роспотребнадзор” органнары даими тикшереп тора. Укучылар, балалар бакчачсында тәрбияләнүче сабыйлар табынында туклыклы һәм тәмле аш, ботка, яшелчә, җиләк-җимеш булырга, ит-сөт ризыклары, балык, йомыркадан өзелмәскә тиеш.

Соңгы елларда кертелгән тәртип буенча азык-төлек продуктларын конкурста тендер откан оешма яисә эшмәкәрләр китерә мәгариф учреждениеләренә. Алар алып килгән продуктларны ничек кабул итеп алырга, сакларга һәм әзерләргә кирәклеген җитәкчеләргә һәм  пешекчеләргә “Роспотребнадзор”ның Татарстан идарәсе төбәк бүлеге начальнигы Анна Трифонова аңлатты.

–Товарны китерүчедән һәр төр продуктны бик яхшы итеп тикшереп алыгыз. Аның исеме җисеменә туры киләме, дөрес сакланамы, алып килгән транспорт әрҗәсе чистамы, һәр төр продукт аерым төрелгәнме? Боларга бик игътибарлы булыгыз, чөнки азык-төлекне кул куеп кабул итеп, үз өстегезгә зур җаваплылык йөклисез бит,–дип, Анна Трифонова сөйләшүнең баштан ук җитдилиген искәртте һәм балалар учреждениеләре өчен товарларны ничек кабул итәргә кирәклеген бәйнә-бәйнә аңлатты.

 

Балалар белән эшләгәч, прививка ясатырга кирәк

Сентябрьнең беренче көннәреннән үк район хастаханәсе поликлиникасында гриппка каршы вакциналау үткәрелә башлады. Анна Трифоновна киңәшмәдә бу хакта да әйтеп үтте.

–Сез барыгыз да һәркөн күп кеше, бигрәк тә балалар белән эшлисез, шуңа күрә прививканы һичшиксез ясатырга тиеш икәнлегегезне беләсез. Безнең илдә халыкның сәламәтлеген саклау, санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү “Йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турында”гы федераль закон нигезендә алып барыла. Аның нигезендә дәүләткүләм прививкалау календаре эшләнгән, һәр кешенең (сәламәтлегенә карап) 12 төр авырудан прививкасы булырга тиеш. Кызганычка каршы, соңгы елларда, бигрәк тә яшьләр арасында, вакциналаудан баш тарту очраклары күбәйде. Минемчә, бу ата-ананың җавапсызлыгы, чөнки кызамык, коклош, туберкулез,  полиомиелит кебек йогышлы авырулардан бары вакцина кертү генә гарантияле саклый. Прививка  ясатырга теләмәгән ата-аналар үз балаларын зур куркыныч астына куялар. Хөрмәтле педагоглар, ата-аналарга әлеге чараның ни дәрәҗәдә кирәкле һәм мөһим икәнен аңлатсагыз иде,–диде Анна Николаевна.

Ул шулай ук кәрәзле телефон ише гаджетларның балалар сәламәтлеге өчен куркынычы турында да кисәтеп үтте, алардан файдалану кагыйдәләрен балаларга өйрәтергә киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев