Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы  җәмәгатьчелеге олы югалту кичерде

Район  җәмәгатьчелеге олы югалту кичерде – озак еллар Юхмачы авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Рөстәм Шәраповның 68 нче яшендә йөрәге тибүдән туктады.


Рөстәм Игълам улы 1957 елның 5 февралендә Әлки районының Татар Мулла авылында дөньяга килгән. Башта туган авылында, аннары Алпар мәктәбендә укып, урта белем алган. Кечкенәдән әти-әнисенә булышып үскән егет киләчәген ветеринария белән бәйләргә карар итеп Казан ветеринария институтында шул белгечлекне үзләштерә. Хезмәт юлын Мари Республикасында башлап җибәрергә туры килә Рөстәм Игълам улына. Аннары ул ике ел Совет Армиясендә хезмәт итә. Ил каршында хәрби бурычын үтәгәч, туган ягына кайтып төпләнергә карар кыла.
Яшь белгечне районда колач җәеп каршы алалар һәм “Заветы Ильича” колхозына баш ветеринария табибы итеп билгелиләр. Белемле, тырыш, максатчан егеткә бу урында озак эшләргә туры килми: 1991 елның 19 июнендә аны Юхмачы авыл советы рәисе итеп сайлап куялар. Шул вакыттан алып озак еллар халык депутатларының Юхмачы авыл Советын җитәкли, ул төбәкнең икътисадын үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен армый-талмый хезмәт куя.
Рөстәм Игълам улы акыллы, сабыр, һәркемгә ачык, ярдәмчел, зыялы кеше иде. Ул үз вазыйфаларын олы җаваплылык белән үтәде, Юхмачы җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләрнең һәркайсын якын итеп, үз күреп, авыр чакта булышып эшләде һәм яшәде.
Рөстәм Игълам улы җирлек белән җитәкчелек иткән чорда бу төбәктә бик күп социаль-икътисадый проблемалар уңай хәл ителде, аның тырышлыгы белән халыкка  бик кирәкле объектлар барлыкка килде, көнкүреш мәсьәләләре җайга салынды. Бер сүз белән әйткәндә, тырышлыгы, тынгысызлыгы, кешеләрне яратуы белән Рөстәм Игълам улы район җитәкчелеге, коллегалары, якташлары арасында абруй казанды.
Гаиләсендә ышанычлы ир, кайгыртучан әти була  белде – тормыш иптәше белән ике кыз үстерде, аларны белемле итү, аякка бастыру өчен тырышты.
Һәръяклап үрнәк, чын иптәш була белгән хезмәттәшебез Рөстәм Игълам улы Шәраповның якты истәлеген күңелләребездә бик озак сакларбыз. Мәрхүмнең тормыш иптәше Илсөяр ханымның, балалары, туганнары һәм якыннарының тирән хәсрәтләрен уртаклашабыз, бу кайгы тулы әрнүле көннәрдә аларга сабырлык, рухи ныклык телибез.
А.Ф.Никошин, Р.Ә.Билалов, И.В.Юсупов, С.Н.Балакирев, И.З. Шәфиев, Р.Ә. СӘЛАХОВ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев