Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Миңлегөлне төрмәгә утыртмыйлар, ә ... Куйбышка, Иделдәге утрауларның берсендә агач кисәргә җибәрәләр!

Бу юлы Каргага мин Миңлегөл әби Гафиятуллинаны эзләп бардым. Авыл җыенында җирлек башлыгы Рамил Минһаҗев “бездә өлкән яшьтәгеләр, туксанны узып китеп тә рәхәтләнеп яшәп ятучылар күп”, дип горурланып әйтеп куйган иде. Ул атаган әби-бабайларның берсенә кунакка җыендым да.

Гафиятуллиннарның ике катлы зур өе челтәрле капкалары, якты тәрәзәләре белән урамга елмаеп тора сыман. Май чүлмәгенең тышыннан билгеле диләрме әле? Капканы төрттем, ансат кына ачылды. Исәнләшеп өйгә үттем – ишекләр ачык. Әй, бу авыл кешесенең киң күңеллелеге, беркатлылыгы! Кем генә кермәсен өенә, ул аңарда начарлык, яман ният бардыр дип уйламый бит.

Миңлегөл әби үз бүлмәсендә ял итә иде. без аның белән бик тиз уртак тел таптык. Гомере буе укытучы булып эшләгән, башлангычларга белем биргән икән бит ул! Кечерәк кенә буйлы, түгәрәк йөзле әбекәйдән эчке бер матурлык, сөйкемлелек бөркелеп тора. Ул моннан бик күп еллар элек булган вакыйгаларны өр-яңадан хә0терендә яңартып, күңеле аша үткәреп миңа сөйли башлады.

... Миңлегөл Түбән Әлки кызы, 1925 елның февралендә дөньяга килгән. Заманалары кырыс, балаларның бик тиз үсеп, кул арасына керүе, эшли башлавы гадәти хәл. Миңлегөл дә җиденче сыйныфны тәмамлауга 14 яшендә почта таратучы булып эшли башлый. Шулай беркөнне хат-гәзитләрне алып кайтып барганда авыл очына җитүгә “сугыш башланган!”дигән хәбәрне ишетә ул. Халык елый, борчыла. Шул көннән тормыш төптән үзгәрә. Әтиләре инде карт, алтмыштан узган, аны сугышка алмыйлар. Ә менә үсмер кызны Казан тирәсендә ныгытмалар төзергә эшкә озаталар.

–Моңарчы авылдан беркая да чыкмаган 12-13 баланы җыеп озын арбага утырттылар да, безне ике бабай кулына тапшырып озатып та җибәрделәр. Спаска җиттек, шунда пароходка утырырга тиешбез. Күрәм, бер ир белән хатын тәмләп-тәмләп балык ашап утыралар. Яннарына елыштым. Аңладылар хәлемне, миңа балык суздылар. Әй, тәмле! Аны да ашадым, бер очтан әни юлга дип биргән йомыркаларны да...–дип Миңлегөл әби күп еллар элек башыннан үткәннәрне күз алдыннан уздырып сөйли.

...Алты ай буе җир казып, ныгытмалар кора алар. Ачлы-туклы, ярым ялангач көе көч җитмәстәй эшне башкаралар. Салкыннар үзәккә үтә! Сагыну йөрәкләрне телә! Түземлекләре беткән балалар качарга уйлыйлар. Көч-хәл белән 150 чакрым юл үтеп, авылга кайтып җитәләр. Кыз тәрәзә каршына баса да: “Әти, сагындым!” дип иңрәп аваз сала. Каршы чыккан атаның исә күзендә шатлык түгел, курку чайпала.

–Әй, бала, нишлибез инде? Синең иптәшләрең кичә кайтып җиттеләр дә, аларны инде качкан өчен төрмәгә алып киттеләр,–ди ул, газизләнеп.

Икенче көнне атасы култык астына ике дуңгыз баласы салган капчык кыстырып, кызын да алып Матакка китә. Җайлый ул эшне, Миңлегөлне төрмәгә утыртмыйлар, ә ... Куйбышка, Иделдәге утрауларның берсендә агач кисәргә җибәрәләр!

Анда күргәннәре кызганыч китап язарлык. Ничек түзгән үсмер балалар! Качып та карыйлар: башта суга атларны куып төшерәләр, үзләре аларга ябышып, кулга-кул тотынып, су кичәләр. Тик аларны сакчылар куып җитә...

–Шуннан инде мин качу турында бүтән уйламадым, ничек тә түзәргә булдым. Әниләр мине үлгәндер, дип уйлаган. Ә безне кыш җиткәч кайтарып җибәрделәр,–дип дәвам итә хикәясен әңгәмәдәшем.

...Бервакыт дус кызлары Миңлегөлгә әйтәләр: “Без укырга китәргә булдык, әйдә син дә!”. Шулай итеп Миңлегөл 17 километрдагы Алпарга йөреп укый башлый, урта белем ала. Аңа Каргада балалар укытырга тәкъдим итәләр. Менә шулай яшь кыз мөгаллимә булуын сизми дә кала.

–Мәктәп элеккеге мәчет бинасында иде. Кысан, 137 баланы сменалап укытабыз. Бик тырыштым. Үземне дә яраттылар, ул вакыттагы укучыларым әле дә хат язып торалар,–ди Миңлегөл апа.

Сугыш тәмамлана, ә 1947 елда туган авылы Каргага фронтовик, батыр танкист, күкрәге орден-медальләр белән бизәлгән Хәмәтсафа Гафиятуллин кайта. Апасында фатирда торучы укытучы кызга бер күрүдә гашыйк була егет. Никах укытып, туй итеп, гаилә тормышын башлап җибәрәләр яшьләр. Һәм 47 ел бергә гомер итеп, 5 бала үстерәләр. Миңлегөл апа ул-кызлары белән горурланып болай ди:

–Аллага шөкер, балаларым акыллы, михербанлы булды. Бер-берсен яраталар, аралашып, булышып яшиләр. Әтиләрен дә карадылар, менә мин дә хәзер алар тәрбиясендә.

Миңлегөл апаның тормыш иптәшен еш кына авылдан-авылга күчереп төрле эшкә билгелиләр. Ул “Сталин”, “Югары Актай”, “Спутник” колхоз-совхозларын җитәкли. Соңыннан инде Каргага управляющий булып кайта. Гаиләсе дә аннан калмый, билгеле. Шуңа күрә Миңлегөл апага мәктәптән китәргә туры килә.  Лаеклы ялга кадәр 8 ел кибетче булып эшли ул.

–Райпо рәисе Наил Мәрдегалләмов гозерләп сорагач, ризалаштым инде. Бик әйбәт кеше иде, гел булышты, мин аңа рәхмәтле. Ничек зурлап пенсиягә озатты үземне!–дип хәтер өомгагын сүтүен дәвам итә әбекәй.

Биш бала үстергән ана бүген улы Ринат, килене Рәхилә тәрбиясендә картлык әҗере күреп гомер итә. Аның “дәү әни!” дип өзелеп торучы 13 оныгы, 15 оныкчыгы һәм бер өченче бөын оныгы бар. Бу арада тагын өчесенең туганын көтәләр. Нинди зур ояга әни һәм дәү әни ул Миңлегөл әби! Бу бәхет түгелме?!

–Язмышымнан бик канәгатьмен. Ходай гомерне дә кызганмады, шул яшемә җитеп, ишетәм, күрәм, йөреп торам. Туганнарым да исән-сау, сөйләшеп-күрешеп торабыз. Кайчандыр мин укыткан кызларым Кадрия, Чулпания, Сания, Кафияләр хәлемне белешеп, минем өчен дога кылып торалар, рәхмәт үзләренә,–ди ул үзе дә.

Киләсе февральдә Миңлегөл әби Гафиятуллинага 95 яшь тулачак. Шушы матур бәйрәмен якыннары белән рәхәтләнеп билгеләп үтәргә, башкаларга киңәшләре белән булышып яшәргә язсын иде аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев