Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Мин ни өчен битлек киям?

.

Рәйсә Яруллина, район мәгариф идарәсе методисты:

  • Бүген җәмәгать урыннарында, беренче чиратта кибетләрдә, медицина учреждениеләрендә, җәмәгать транспортында битлек кию мәҗбүри. Һәм мин бу таләпне тайпылышсыз үтим – тиешле һәр җирдә битлектән йөрим. Бу бит тикшерүчеләргә түгел, һәркайсыбызның үзе өчен кирәк. Битлек кию, социаль дистанцияне үтәү, гомүмән, куркыныч инфекция йоктырудан саклану – үзебезнең генә түгел, якыннарыбызның, хезмәттәшләребезнең, әйләнә-тирәдәгеләрнең саулыгы өчен җаваплылык тою да. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, коронавирус йоктыручыларның яртысында диярлек авыру  тышкы билгеләрсез (симптомнарсыз) уза икән. Димәк, кеше үзен әйбәт хис итсә, йөткермәсә-төчкермәсә дә, аның вирус йөртүче булуы мөмкин. Ә битлек, белгечләр әйтүенчә, һава-төкерек юлы белән таралучы инфекцияләр, шул исәптән коронавирус инфекциясе  белән зарарлану ихтималын бик нык киметә (снижает риск). Ә үзең авырсаң, башкаларны вирус йоктырудан саклый.   

Андрей Зиньков, район благочинные, тренер:

  • Битлек режимы вирус таралу, авыру йоктыру куркынычын киметә – мин моңа ышанам һәм бу кагыйдәне һич авырсынмыйча үтим. Гаиләбездә дә һәркем җәмәгать урыннарында битлектән йөрүне гадәткә кертте. Чиркәүләрдә уза торган гыйбадәтләргә кешеләр (прихожане)  шулай ук битлектән киләләр, социаль дистанция саклыйлар. Спортзалга күнегүләргә килүче балалар да битлек киюне, кулларын антисептик белән эшкәртүне кагыйдә итеп алды. Авырып урынга егылу, үз саулыгыңны куркыныч астына куюга караганда, саклык чараларын үтәү, шул исәптән битлек кию күпкә уңайрак һәм ансатрак бит. Мин һәркемне бу кагыйдәне төгәл үтәргә чакырам. Шул чагында гына без вирус таралуны киметә һәм кабат гадәти режимда яши башлау вакытын якынайта алырбыз.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев