Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: мәктәп тәмамлаган 79 егет һәм кызларның барсы да аттестат алды

Быел мәктәп тәмамлаучылар шушы көннәрдә кулларына аттестат алдылар. Шунысы сөенечле: бердәм дәүләт имтиханнары тапшырган 79 егет һәм кызның барысы да гомуми урта белем алганлыкларын раслаучы документлы булды. Чөнки укучыларның үзләрен дә, укытучылар һәм ата-аналарны да борчыган, берничә ай китеренкелектә тоткан бу кырыс имтиханнарны уңышлы тапшыра алды алар.

Тугызынчы һәм унберенчеләрнең БДИ нәтиҗәләре турында без район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сүрия Вәлиева белән сөйләштек. Аның әйтүенчә, быел алар узган ел белән чагыштырганда югарыра.

–Соңгы берничә елда БДИ нәтиҗәләре буенча тәнкыйть сүзләре дә ишеттек. Билгеле, һәр мәктәп, һәр укытучы күрсәткечләрнең югарырак булуына омтыла, шуның өчен тырыша. Менә быел географиядән кала башка фәннәрдән унберенчеләребез күбрәк балл җыя алды. Әйтик, математикадан (база) уртача билге 4,49 булды, үткән елда 4,4 иде. Рус теленнән нәтиҗәләр бик әйбәт – 71,11 (былтыр-69,15). Гомумән, безнең бу фәнне укытучы белгечләребез тәҗрибәле, көчле. Профильле математикадан укучылар уртача 54 балл (2017 дә 52,14), химиядән 63 (56,3), тарихтан 57 (54,17) балл җыя алдылар. Информатикадан имтихан тоткан 3 укучыбызның уртача 68 балл җыюын да әйтеп үтим,–дип тәфсилләп сөйләде ул.

БДИ – ул әле мәктәпләр арасында да үзенә күрә бер “ярыш”. Кемнең соң белемле укучылары белән мактанасы килмәсен? Әйтик, рус теленнән генә шәп күрсәткечләр Иске Матак мәктәбе исәбендә - 84 балл. Бер укучылары бу фәнне 91 баллык белә икән, тагын дүртесе 80 баллдан күбрәк җыйганнар. Чуаш Кичүе (76,14), Юхмачы (75,66), Түбән Әлки (71,8), Яңа Салман (70.66) мәктәпләрен тәмамлаучылар да русчаны “су урынына эчә”. Юхмачы һәм Базарлы Матак мәктәпләрендә иң югары балл 94 кә җиткән!

Химияне сайлаучылар да сынатмаган, 61-73 балл җыючылар бар. Тарих буенча Чуаш Кичүе һәм Иске Матак мәктәпләрен тәмамлаучы ике укучы лидер – аларның тырышлыгы 75 һәм 71 баллга бәяләнгән. Кыскасы, укучылар да, аларның остазлары да тырышкан.

–Ә тугызынчыларның нәтиҗәләре ничек? Узган елда елда бик күңелсез иде алар – “икеле”ләр шактый иде бугай.

–2017-2018 нче уку елында 196 үсмер 9 нчы сыйныфны тәмамлап дәүләт аттестатцияләвен үтте. Имтиханнар Базарлы Матак урта мәктәбе бинасында оештырылды. Әйе, үткән елда “канәгатьләнмәслек” билгеләр бик күп булып, укучыларга икенче тапкыр имтихан бирергә туры килгән иде. Кызганычка каршы, сынауны беренче юлы ук үтә алмаучылар, күп булмаса да, быел да бар. Аларга билгеләрен төзәтү өчен тагын бер мөмкинлек бирелә.

…Имтиханнар артта калды. Ләкин мәктәп белән хушлашучыларны алда тагын борчу-дулкынланулар көтә әле. Чөнки  хәзер киләчәккә хәлиткеч адым ясыйсы – һөнәр сайлап, югары һәм махсус урта белем учреждениеләренә керәсе бар бит. Монда инде мәктәптән алып чыккан һәр балл мөһим. Булачак студентларга уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев