Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: ​​​​​​​Мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итүдә яңалыклар

​​​​​​​Мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итүдә яңалыклар бар, һәм алар ата-аналардан җыела торган акча күләменә дә кагыла.

 Үзгәрешләр сәбәбен район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Захарова болай аңлатты:

–Район мәктәпләре укучыларына ризыкны “Эдем” җәмгыяте әзерләп тарата. Без уку елы башлангач, укучыларның һәм ата-аналарның тәкъдимнәрен өйрәнеп, аларны “Эдем” җитәкчелегенә җиткердек. Әйтик, менюга сөт ризыкларын күбрәк кертергә, чумарлы ашны токмачлыга алыштырырга... Болар исәпкә алынды. Дөрес, балык котлетларын менюдан алдыруга ризык белән тәэмин итүчеләр каршы төште – балалар балык ашарга тиеш, диделәр. Менә шул үзгәрешләр, аларга өстәп азык-төлеккә бәяләр арту ата-аналардан җыела торган кертемнең бәясен күтәрергә мәҗбүр булдык.

Менә икенче уку елы инде башлангыч сыйныфлар укучылары мәктәптә иртәнге ашны бушлай ашыйлар. Ә төшке аш 73 сум 35 тиен тора, айның 24 көне өчен ата-аналарга ул 1760,40 сумга төшә.

–Ләкин һәр гаилә дә баласын ашатуга шулкадәр акча тота алмый. Андыйлар өчен бала үзе теләгәнне сайлап ала торган меню булдырылды. Беренче-дүртенче сыйныфлар өчен аның бәясе көненә 27 сум 63 тиен, аена 663,12 сум тәшкил итә,–дип аңлата Наталья Захарова.

Урта һәм өлкән сыйныфлар укучыларын бушлай ашату каралмаган, дәүләт ризык бәясенең 8 сум 30 тиенен генә субсидияли. Ата-аналар исә иртәнге аш өчен 47 сум 02 тиен, төшке аш өчен 78 сум 34 тиен акча түләргә тиеш. Ягъни улын я кызын айның 24 көнендә иртәнге  һәм төшке аш ашатырга телиләр икән, моның өчен 3036 сум акча түләргә тиеш булалар. Әгәр бу кадәр сумманы түләргә авырсынсалар, бала үзе сайлаган менюга туктала алалар (гадәттә берәр төрле аш, ипи һәм компот). Ул очракта инде 1812 сумга төшә икән. Кыскасы, баланың да, әти-әнинең дә сайлап алу мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев