Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: мәктәп яны лагерьларында балалар нәрсә белән шөгыльләнә?

Көзге каникуллар вакытында районда өч белем бирү учреждениесе базасында мәктәп яны лагерьлары оештырылды.

Базарлы Матак, Юхмачы мәктәпләрендә һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә укучылар көзге каникулларын үткәрәләр. Район мәктәп яны лагерьларында барлыгы 230 бала ял итә, нигездә 1-5 сыйныф укучылары. Педагоглар балалар белән лагерь программасы буенча шөгыльләнә. Каникулның беренче көнендә укучылар өчен рәсем конкурсы, төрле викториналар, спорт чаралары үткәрелде, мультфильмнар күрсәтелде, С.М. Лисенков исемендәге музейга экскурсия оештырдылар.

Лагерьларда балалар 8 дән 14 сәгатькә кадәр шөгыльләнә. Өч тапкыр туклану оештырылган. Мәктәп яны лагерьлары биш көн, 8 ноябрьгә кадәр, бәйрәм көннәрен кертмичә, эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев