Әлки районы мәктәпләре гамәдән чыккан батарейкалар җыярга өйрәнә
Гамәлдән чыккан батарейкаларның әйләнә-тирә мохиткә зыян китерүе мәгълүм.
Шуңа күрә аларны аерым җыю мөһим. Район мәктәрләре “Дюраселл Раша” җәмгыяте белән берлектә шундый батарейкаларны җыю акциясенә катнаштылар. Бу эштә Нәби Дәүли исемендәге гимназия база мәктәбе ролен уйнады һәм үзенчәлекле ярышта җиңеп тә чыкты. Акция барышында гимназистлар 41 кг батарейка җыеп тапшырдылар. Базарлы Матак урта мәктәбе 19 кг, Чуаш Кичүе мәктәбе 17,5 кг, Борискино мәктәбе 12,7 кг батарейка җыеп, “Иң актив мәктәп” номинациясендә җиңүчеләр булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев