Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәктәпләре макулатура һәм пластик калдыклары җыеп тапшыралар

Мәктәп укучылары икенчел чимал җыеп тапшыру белән даими шөгыльләнәләр.

Әйтик, узган атнада ике тоннадан артык макулатура җыеп тапшырганнар. Ел башыннан тапшырылган кәгазь калдыкларының гомуми авырлыгы 29 тоннадан артып, мәктәпләр 116272 сум акча эшләгән. Макулатура җыю буенча бер укучыга исәпләгәндә Югары Әлморза (24,4 кг), Яңа Салман (23,2 кг), Алпар (20,9 кг) мәктәпләре, Нәби Дәүли исемендәге гимназия (22,1 кг) алдынгылар. Әмма соңгы атнада тулаем җыелган иң күп макулатура Базарлы Матак урта мәктәбенә туры килә. Укучылар тырышлыгы белән 696 кг макулатура җыеп тапшырган бу коллектив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев