Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәктәпләрендә бакча җиләге, кыяр уңышын җыялар

​​​​​​​Мәктәп бакчаларында хәзер ниләр генә үстермиләр.

 

 Җиләк тә  анда шактый урын били. Район мәгариф идарәсе белгече Фаил  Вәлиев әйтүенчә, быел җиләк уңышы узган елгыдан кимрәк икән. Әмма аз түгел. Әйтик, Яңа Салман мәктәбендә 30 чиләк виктория җыеп алганнар инде. Үзләреннән артканын сатып, 30 мең сум акча да эшләгәннәр. Чуаш Кичүе мәктәбендә 100 килограмм җиләк җыйганнар. Аның 30 килосыннан кайнатма ясаганнар, ә калганын сатып, 10,5  мең сум керем алганнар. Карга, Югары Әлморза һәм башка мәктәпләр коллективлары да җиләк җыю һәм эшкәртү белән мәшгульләр бүген.

Мәктәпләрнең күбесендә хәзер теплициалар да бар. Андыйларның участокларында күптәннән инде кыяр уңышы өлгерде. Яңа Салман мәктәбендә бу файдалы яшелчәне 50 килограмм, Чуаш Кичүендә 60 килограмм җыеп алганнар инде. Шактыен халыкка да сатканнар. Әле бу җәйге уңышның башы гына. Мәктәп бакчаларында башка яшелчә һәм җиләк-җимешләр дә мул уңыш вәгъдә итә.     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев