Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәктәпләрендә балаларны тукландыру яңача оештырыла

Мәктәпләрдә балаларны ашату яңача оештырыла

Киләсе елдан районның барлык мәктәпләрендә туклану аутсорсинг аша оештырылачак. Укучыларны ашату белән бүтән оешма шөгыльләнәчәк, дигән сүз бу. Бу хакта безгә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов сөйләде.

 

Закон нигезендә, мәктәпләрдә  балаларны тукландыру көнгә ике тапкыр оештырылырга тиеш. Коррупциягә каршы  республика комиссиясе район мәгариф учреждениеләрендә бу җәһәттән кайбер җитешсезлекләрне ачкан. Мәктәп ашханәләрендә әзерләнә торган ризыклар калориялелеге һәм туклыклы матдәләр күләме буенча нормага туры килми икән. Шулай ук мәктәпләрдә ашамлыкларны  саклау өчен махсус биналар юк, ә азык-төлекне, чыгымнар азрак булсын дип, гадәттә күпләп китерәләр.

Мәктәп ашханәсендә иртәнге һәм төшке ризыкларның калориялелеген һәм туклыклылыгын күтәрү, билгеле,  аның бәясе артуга китерәчәк. Өстәвенә әле балансланган тулы меню төзү өчен махсус белгеч тә кирәк була. Мәгариф учреждениеләре балаларны   мөстәкыйль рәвештә ашата алалар, шулай ук бу вазыйфаны башка оешмага тапшырырга да мөмкин. Ә мәктәпкә берәр оешма хезмәт күрсәтсә, азык-төлекне китерүдә дә мәшәкать һәм проблемалар булмый. Боларның барын да исәпкә алып, киләсе елдан укучыларны кайнар азык белән тәэмин итүгә җәмәгать туклануы предприятиесен җәлеп итәргә карар кылынган.  

Мәктәп ашханәләрендә  туклануны оештыруда  нинди үзгәрешләр булачак соң? Бүген ата-аналар баласы мәктәптә ашаган өчен айга 500 сум түли. Бу көнгә якынча 22,7 сум дигән сүз. Бюджеттан бер балага көненә 7,7 сум бирелә. Шул рәвешле, мәктәп баласының иртәнге һәм төшке ашлары 30,4 сумга сыешырга тиеш була. Мондый суммага баланы ике тапкыр тукландыру өчен тулы кыйммәтле һәм балансланган меню төзеп булмый шул. Бүген укучыларга иртәнге ашка сөтле ризыклар әзерләнә, ә төшкә беренче яисә икенче аш бирелә. Билгеле, бу комплекслы туклану түгел.

Ата-аналарга киләсе елдан балалар өчен балансланган менюның берничә вариантын тәкъдим иттеләр. 1-4 сыйныфлар укучылары иртән кайнар азык белән бушлай тукланачак. Бу итле ризык, җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм эчемлек була. Мондый иртәнге ашның бәясе 53,41 сум, аның өчен средстволар федераль бюджеттан  бирелә. Теләгән балалар төшке аш белән дә туклана ала.  Монысында беренче һәм икенче ашлар, салат һәм эчемлек каралган, бәясе 62 сум. Әгәр ата-аналар баланы ике тапкыр тукландырырга кирәк тапсалар, алар моның өчен айга уртача 1364 сум түләргә тиеш була.

Урта  һәм өлкән сыйныфлар укучылары өчен порцияләр зуррак булачак, шунлыктан бәяләр дә төрлечә. Әмма аларның иртәнге ашында җиләк-җимеш һәм яшелчәләр булмый. Мондый иртәнге аш 48 сумга төшә, аның 8 сумы бюджеттан субсидия хисабына каплана.

5-11 сыйныфлар укучылары өчен кайнар иртәнге ашның бәясе айга уртача 880 сум булачак. Төшке аш шулай ук беренче һәм икенче ризыклардан, салаттан, эчемлектән тора. Аның бәясе 66 сум тәшкил итәчәк. Айга уртача 1452 сум дигән сүз. Нәтиҗәдә көнгә ике тапкыр тукланган өчен айга 2332 сум түләргә кирәк була.

Әти-әниләр взносын җыюда да үзгәрешләр булачак. Әгәр хәзер алар баланың туклануы өчен ай башында яисә уртасында түләсә, яңа елдан ул ай азагына күчә һәм баланың ничә көн туклануына карап исәпләнә. Әйтик, гыйнварда Яңа ел каникулы белән бәйле рәвештә уку көннәре кимрәк булачак, димәк, түләү дә азрак була.

Уңайлырак булсын өчен Базарлы Матак урта мәктәбендә һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә балаларга махсус карталар биреләчәк. Аның ярдәмендә укучы иртәнге һәм төшке ашлар өчен түли, шулай ук мәктәпкә керә ала.  Әти-әниләрнең телефонына баланың нәрсә ашавы, моның күпме бәягә төшүе, укучының сәгать ничәдә мәктәпкә килүе һәм өйгә кайтып китүе  турындагы хәбәрләр килеп торачак. Укучы ай дәвамында күпме акча тоткан булса, ай ахырында картага шул сумманы салырга кирәк була.

Балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән район башкарма комитетының җирле бюджеттан өстәмә акча бирүе планлаштырыла. Ул укучыларны бер тапкыр кайнар аш белән тәэмин итүгә тотылачак. Бушлай иртәнге ашны 18 яшькә кадәрге өч һәм күбрәк балалары булган  гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр һәм инвалид балалар – барысы 315 укучы алачак.

Мәктәп ашханәләре эшендәге үзгәрешләргә карамастан, кухня персоналы хезмәт урыннарын югалтмаячак. Алар ярымфабрикатлардан ризыклар әзерләячәк. Туклануны оештыручы предприятие аш-суның сыйфаты өчен дә җавап бирә. Ризыкларның  сыйфатын ата-аналар комитетлары да тикшереп тора ала.

Мәктәпләрдә балаларның туклануын болай оештыру районда әле беренче мәртәбә кертелә. “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда да туклану шушы система буенча башкарыла. Моннан тыш, мәктәп балаларын йөртү белән дә автотранспорт предприятиесе аутсорсинг буенча шөгыльләнә. Мәктәпләр үзләренең кайбер функцияләрен, мәсәлән, хуҗалык эшчәнлеген алып баруны башка оешмаларга тапшырсалар, аларның бәлки балаларны укытуга вакытлары күбрәк тә калыр иде.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев