Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәктәпләрендә “Блокада икмәге” дигән класс сәгатьләре уздырылды

​​​​​​​27 гыйнвар – Ленинград шәһәрен фашистлар камавыннан тулысынча азат итүгә 78 ел тулу уңаеннан бөтен Россиядә “Блокада икмәге” дигән акция үткәрелде.

 Шушы акциягә кушылып, район мәктәпләрендә “Блокада икмәге” дигән хәтер дәресләре, класс сәгатьләре уздырылды. Бу дәресләрдә укытучылар Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале битләреннән берсе булган Ленинград камавы, шушы шәһәрдә калган кешеләрнең – картларның һәм яшьләрнең, олыларның һәм балаларның 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына чаклы – барлыгы 872 көн буена батырларча көрәшүләре,  аңлатып һәм аңлап булмаслык ныклык, түземлек күрсәтүләре хакында сөйләделәр укучыларга. Дәресләр бик  тәэсирле үтте, балалар күңелендә тирән эз калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев