Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында коронавирустан саклану буенча катгый чаралар күрелә

Коронавирус бөтен дөньяда тормышка зур үзгәрешләр кертә. Дәүләтләр чикләрен ябалар, илләр арасындагы очышлар туктатыла, мәктәпләр, балалар бакчалары ябыла, күп халык катнаша торган мәдәни һәм спорт чаралары үткәрелми...

Әлеге куркыныч инфекция Россиягә дә үтеп керде. Аңлашыла ки, бездә дә  аның таралуына юл куймау максатында төрле чикләүләр кертелә, саклык чаралары күрелә.

16 мартта үткән “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе башлыча коронавирус инфекциясенә каршы тору чаралары хакында барды. Район башлыгы Александр Никошин күп халык катнашындагы чараларны үткәрмәү яисә 15 апрельдән соңгы вакытка күчерү зарурлыгын әйтте. Районның баш табибы Светлана Одушкина чит илләрдә булып кайткан әлкилеләрнең шунда ук медицина хезмәткәрләре контроленә алыначагын хәбәр итте. Әлегә чит илләргә баруны кичектереп тору исә хәерлерәк булачак.

Һәркем үзенең, балаларының, туганнарының сәламәтлеген кайгыртып яшәргә, ә моның өчен гап-гади таләпләрне үтәргә тиеш, ди баш табиб. Бу кагыйдәләр барыбызга да таныш – көн дәвамында кулларны сабынлап ешрак юарга, эш урыннарында бүлмәләрне юешләп җыештырып, ике сәгать саен җилләтергә, юыну бүлмәләрен шәхси антисептик гигиена чаралары белән тәэмин итәргә.

Чит илләрдән эшкә килүчеләр, кунакка кайтучылар булса, алар хакында кичекмәстән медицина хезмәткәрләренә җиткерү, саулыкларын тикшерү мөһим, дип тә басым ясап әйтте Светлана Одушкина.

Мәктәпләр, балалар бакчаларында бүген нинди вәзгыять? Алар эшчәнлегенә үзгәрешләр кертеләме? Район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Сүрия Вәлиева бу хакта болай диде:

–Районның барлык мәгариф учреждениеләрендә коронавирустан саклану буенча җитди чаралар күрелә. Балаларның саулыгын медицина хезмәткәрләре күзәтеп тора. Мәктәпкә килгәч үк укучыларның тән температурасын үлчиләр. Байтак уку йортларында моның өчен тепловизорлар бар, булмаганнарында градусниклар файдаланалар. Балада авыру билгеләре сизелсә, шундук өенә җибәрелә. Класс бүлмәләре, коридорлар, ашханәләр ике сәгать саен юешләп җыештырыла, антисептик чаралар белән эшкәртелә, җилләтелә. Балаларга һәрдаим кулларын сабынлап юып торырга кушыла. Күп укучылар катнашындагы чаралар үткәрелми.

Бүген мәктәпләрдә дистанцион укуга күчү буенча әзерлек эшләре алып барыла.

21 мартта язгы каникул башлана. Ул 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Каникул вакытында укучыларга шәһәрләргә экскурсиягә бармаска, күп кешеле чараларда катнашмаска киңәш ителә.

Балалар бакчалары гадәти режимда эшли. Аларда да югарыда әйтелгән саклык чаралары күрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев