әлки районы: “Мондый гаҗәеп бәйрәмнең бездә әле булганы юк иде”
Гаилә, спорт һәм сәламәтлек бәйрәме – 25 гыйнварда район үзәгендә узган “Сәламәтлек эстафетасы”нда әлеге сүзләрне күпләрдән ишетергә туры килде.
Ә бит бу гаилә һәм спорт чарасы районыбызда республика күләмендә дә беренче тапкыр үткәрелде. Балаларны да, олыларны да спортка җәлеп итүгә, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану күнекмәләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән әлеге бәйрәмне район җитәкчелеге Татарстан Хоккей федерациясе белән берлектә үткәрде. Көне буе дәвам иткән спорт чарасында 600 дән артык кеше катнашты.
Шуны да әйтергә кирәк, әлеге зур чараны районыбызда уздырырыга тәкъдим итүче һәм моның өчен тырышлык куючы кешеләрнең берсе – Түбән Әлморза авылында туып үскән якташыбыз, Казан федераль университеты профессоры Рияз Минзарипов. Үзе дә сәламәт яшәү рәвешенә мөкиббән галим туган төбәгендә спортны киңрәк җәелдерү өчен җан ата икән.
“Сәламәтлек эстафетасы” чарасының масштабын, биредә хөкем сөргән гаҗәеп мохит һәм күтәренкелекне күрү өчен анда катнашырга кирәк иде! Бәйрәмне ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин “Сәламәтлек эстафетасы”ның “Демография” милли проектын гамәлгә ашыруда зур бер адым булуын да билгеләп үтте. Ул Татарстан Хоккей федерациясенә бу бәйрәм-фестивальне бездә үткәрүләре өчен рәхмәт белдерде.
–Бүген районда яшәүчеләрнең 52 процентының спорт белән шөгыльләнүе билгеле. Әмма бу гына аз. Без мөмкин кадәр күбрәк әлкилеләрне актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итәргә тиешбез. Чөнки спорт ул сәламәтлекнең нигезе. Ә саулык – кешенең иң зур байлыгы, уңышка ирешүнең алшарты. Бүгенге спорт, хоккей бәйрәмендә гаиләләр белән катнашуның отышлылыгы да шунда,–диде район башлыгы.
Бәйрәмнең кунаклары – Әлки якташлык җәмгыяте җитәкчесе Алсу Нәбиева, туклану һәм сәламәтлекне саклау институты директоры Марат Кәлимуллин, республика Хоккей федерациясе башкарма директоры урынбасары Виктор Калачик та, әлкилеләрне сәламләп, ярышларда уңышлар, күтәренке кәеф теләделәр.
Бәйрәмнең үзәген республика Хоккей федерациясе оештырган “Әтине, әнине һәм хоккейны яратам!” фестивале тәшкил итте. Әлеге фестиваль Елена һәм Геннадий Тимченколарның Хәйрия фонды ярдәмендә “Игелекле боз” программасы кысаларында оештырыла. 2016 елдан бирле мондый бер көнлек спорт чаралары илнең төрле шәһәрләрендә үткәрелгән. Ә безнекедәй авыл районында – әле беренчесе. Оештыручылар авыл җирендә дә балалар хоккеен үстерү өчен әйбәт шартлар тудыруны максат итеп куялар.
Фестивалнең асылы шунда, өч кешедән – балалар һәм аларның әти-әниләреннән торган командалар үзара олимпия системасы буенча ярышалар. Ягъни 4 әр минутлы ике период дәвам итүче һәр уеннан соң җиңелгән команда бәйгедән төшеп кала.
Ярышлар район мәдәният йорты каршындагы хоккей кортында узды. Ул өч өлешкә бүленеп, бозда берьюлы өч матч үткәрелде. Бәйгедә 37 команда көч сынашты. Алар алты дивизионда – малайлар һәм кызлар өчен икешәр (кечерәкләр һәм олылар), “Ике олы кеше һәм бер бала”, “Бер олы кеше һәм ике бала” – җиңү өчен көрәштеләр.
111 катнашучының һәркайсы истәлек медальләренә, “Игелекле боз” символикасы төшерелгән футболкаларга ия булды. Ә җиңүчеләргә кубоклар да бирелде.
Соңгы елларда район авылларында бик күп хоккей тартмалары төзелде. Анда балалар гына түгел, авыл яшьләре, олылар да кәшәкә тотып алка куарга хирысланып китте. Авыл командалары арасында ярышлар да үткәрелеп тора. Моның нәтиҗәсе дә күренә. Хоккей кортына чыгучылар – малайлармы ул, кызлармы, олылармы – шактый оста уйнадылар. Дистәләгән җанатарлар – дуслары, туганнары – уенчыларга көч биреп, дәртләндереп тордылар. Монда олылар һәм балаларның бердәмлеге аеруча нык сизелде.
Ярышлар иң көчлеләрне дә ачыклады. Ә көчле һәм оста уенчы булу өчен, сүз дә юк, бозда даими шөгыльләнергә кирәк. Әнә Түбән Әлки авылында үзе дә хоккей белән “җенләнүче” Айрат Гобәйдуллин байтак еллардан бирле балаларны да хоккей уйнарга өйрәтә икән. Хезмәт вазыйфасы түгел, күңел кушуы буенча. Фестивальдә аның барлык шәкертләре призлы урыннарны яуладылар. Зуррак класслардагы малайлар командасы – беренчелекне, кечерәкләр – икенче урын яулады. Ә кызларның ике командасы да җиңүче булды.
Базарлы Матакта яшәүче, ПМК “Мелиорация” предприятиесендә баш бухгалтер булып эшләүче Марат Вәлиев тә хоккей фанаты. Ул да урамнарындагы малайларны тимераякка бастыру, хоккейга җәлеп итү өчен вакытын да, көчен дә җәлләми. “Компьютер каршында утырганчы, саф һавада спорт белән шөгыльләнсәләр, сәламәтлекләренә дә файда, начар гадәтләргә өйрәнергә вакытлары калмас”,–ди Марат. Үз уллары Алмаз белән Булат та спортның нинди генә төре белән шөгыльләнмиләр. Фестивальдә Марат Вәлиев 8 сыйныфта укучы улы Булат һәм 11 сыйныфтагы туганнан туганы Инсаф белән бер командада уйнадылар һәм “Бер олы кеше һәм ике бала” номинациясендә җиңеп чыктылар.
Искематаклыларның спортка мөкиббән булуы, бигрәк тә кышкы төрләрдә алдыруы районда яхшы билгеле. Алар хоккейда да иң осталарның берсе. Физкультура укытучысы Михаил Леонтьев 11 сыйныфтагы улы Антон һәм туганы Андрей Демидов белән “Ике олы кеше һәм бер бала” бәйгесендә җиңүне беркемгә бирмәделәр.
Бу көнне спорт уеннары һәм ярышлар хоккей кортында гына түгел, тагын биш мәйданчыкта җәелдерелде. Малайлар һәм кызлар дәү киез итекләр киеп хоккейда көч сынаштылар (анда Алпар командасына тиңнәр булмады), пейнтбол, “гигант” баскетбол уйнадылар, ныгытмаларны “яулап” алдылар, бөтен дөньяларын онытып мавыктыргыч лазертаг уенында “дошманга каршы көрәштеләр”.
Ә ачык һавадагы сәхнәдә малайлар һәм кызлар яраткан җырчылары Лейна чыгышларын тамаша кылды.
Район мәдәният йорты фойесында исә “БАЛАFOOD” балалар һәм яшьләр республика кулинар фестиваленең муниципаль этабы “хакимлек итте”. Район мәктәпләре укучылары биредә дөрес туклану җәһәтеннән нинди генә ризыклар тәкъдим итмәде! Теләгән кешегә аларны авыз итәргә, рецептларын да белешергә була иде. Укучылар һәм укытучылар, әби-бабайларның инде онытылып баручы рецептларын кулланып, аларны үз фантазияләре белән баетып, гаҗәеп ризыклар әзерләгәннәр. Әйтик, Чуаш Борнае укучылары бал, су, тәмләткечләр белән ясала торган эчемлек (сбитень) тәкъдим итте. Хузангайлылар парда пешерелгән диетик кәтлит һәм балык, әнҗерәлеләр үлән чәйләре, әхмәтлеләр кишердән, алмадан сыгылган соклар, Иске Чаллы укучылары кабак һәм борчак оннарыннан әзерләнгән камыр ризыклары алып килгән. Гимназия укучылары үрдерелгән бодайны ваклап файдалы сок ясаганнар. Ә Салман мәктәбе вәкилләре үрдерелгән карабодай, борчак, көнбагыштан эшләнгән салатларның сихәтле булуын сөйләде. Кыскасы, бу ризыклар бик күпләрнең игътибарын җәлеп итеп кенә калмыйча, дөрес туклану турында уйланырга да мәҗбүр итте.
Фестивальдә катнашучы һәркемгә бушлай лотереялар таратылды. Аларга бик күп төрле бүләкләр уйнатылды. Ә төп призлар Данис Зарипов автографы белән кәшәкә, аның хоккей шлемы һәм планшет иде.
Бу искиткеч спорт һәм гаилә бәйрәме булды. Гаиләне берләштерү, сәламәт яшәү рәвеше һәм спортка җәлеп итү өчен мондый бәйрәмнәрдән дә кулайрак тагын нәрсә бар?! Балаларның шат йөзләре, җиңүгә омтылышы фестиваль куйган максатларның тормышка ашасына өмет уятты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев