Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: мунча себеркесен Питрауга кадәр җыйсаң яхшы

Җәйнең бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкатьләренең тагын берсе – мунча себеркесе хәзерләү. Өлкәннәр аны Питрауга кадәр җыю яхшы, диләр. Бу эшнең чын остасы, Иске Матак авылында яшәүче хезмәт ветераны Николай Лычников та моны раслый. Ул үзе мунча себеркесен Троица бәйрәменнән башлап Питрауга кадәр җыя икән. Бу үсемлекләрнең иң сихәтле, хуш исле чагы, ди. Халыкта бит “Питрау үтте – җәй бетте” дигән сүз дә яши.

- Вакытыннан алда җыелган себеркенең яфраклары тиз коелучан була, ә соңга калсаң ул тупасланып китә, нәфислеген югалта, - дип искәртә Николай Сергеевич.

Останың тагын бер киңәше – себеркене коры аяз көнне, иртәнге чык кипкәннән соң хәзерләү яхшы. Шулай ук автомобиль юлларыннан читтәрәк җыярга кирәк.

- Мунча себеркесен каеннан, имәннән, юкәдән, миләштән, карлыганнан, чиядән, гомумән, бик күп агачлардан ясарга була. Ә мин үзем каен себеркесенә өстенлек бирәм. Ул буыннар өчен файдалы, бронхларны, тәнне чистарта, яраларны төзәтә, ди әңгәмәдәшем.

Иске Әнҗерә мәктәбендә елның елында күп итеп мунча себеркесе хәзерлиләр.

- Быел да мең ярым данә ясап куйдык­. Без миннекне каеннан да, имәннән дә хәзерлибез. Хуш исе, шифасы күбрәк булсын өчен сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, нарат ботаклары да өстәп җибәрәбез. Мунча себеркеләрен район үзәгендә һәм Казанда була торган ярминкәләрдә сатабыз. Инде даими сатып алучыларыбыз бар, алдан ук сорап торалар, - дип сөйли мәктәп директоры Рәмзия Газизова.

Билгеле, себеркене каян телисең, ничек телисең шулай җыярга ярамый, аны бары тик рөхсәт ителгән урында гына хәзерлисе.

- Себерке өчен агачларны теләсә ничек ботарларга, аударырга һич кенә дә ярамый. Моның өчен саллы штраф салынырга да мөмкин, - ди район урманчылыгы җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин.  Без мунча себеркесен дә, яфрак азыкны да диләнкәләрдә урман киселгән участокларда, ылыслы агачлар посадкаларында җыярга киңәш итәбез. Агачларның аскы ботакларын гына кисәргә кирәк. Гомумән, яфрак азык һәм мунча себеркеләре хәзерләгәндә урманга зыян китерелергә тиеш түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев