Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы музеенда купец Лисенковлар гаиләсе Яңа елны бәйрәм итте

С. М. Лисенков исемендәге төбәк тарихын өйрәнү музеенда “Купец Лисенков гаиләсендә Яңа ел бәйрәме” театрлаштырылган тамашасы үткәрелде.

Музей хезмәткәрләре купец һәм аның хатыны, балалары, Кыш бабай, Кар кызы рольләренә кереп, бизәлгән чыршы тирәсендә балаларга күңелле бәйрәм оештырдылар. Алар шулай ук төрле халыкларның Яңа елны ничек каршылаулары турында сөйләделәр, традицияләре белән таныштырдылар.

Кыш бабай белән Кар кызы балалар белән бергә уйнадылар, җырладылар, биеделәр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр. Малайлар- кызлар алар әйткән табышмакларга җавапларны да тиз таптылар.

Бу тамашада музей оештырган “Яңа ел сувениры” бәйгесенә нәтиҗә дә ясалды. Анда катнашучыларны дипломнар белән бүләкләделәр, ә алар ясаган уенчыкларны чыршыга элделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев