Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы музыка мәктәбе укучылары бөтенроссия сәнгать конкурысында лаеклы чыгыш ясадылар

Музыка мәктәбе укучылары “Яңа ел планетасы” дип аталган бөтенроссия сәнгать конкурысында лаеклы чыгыш ясадылар. 

  Конкурсның жюри составында танылган музыкантлар, укытучылар бар иде. балаларга бәйрәм кәефе бүләк итеп, барысын да диплом һәм призлар белән сөендерделәр. “Танго” җырын башкарган Мәдинә Гаджиеваның чыгышын жюри аерым билгеләп үтте. Кыз беренче дәрәҗә лауреат булды.

София Канавалова чуаш телендә оста итеп “Асамат кепере” җырын башкарып кына түгел, әнисе Наталья тегеп биргән күз явын алырлык матур милли күлмәге белән дә таң калдырды.

“Яңа ел планетасы” конкурсында катнашучыларның иң яше – алты яшьлек Тимур Баев булды. Ул әтиләргә багышланган шаян җыр башкарды. Полина Айтурович музыка мәктәбендә уку өчен Юхмачыдан килеп йөри. Аның чыгышы да игътибарсыз калмады. Жюри фикеренчә, Полина аккомпонементсыз гына җыр башкарып, рус кешесенең җанындагын ачып бирә белде.

Иҗади конкурска балаларны педагоглар Алсу Сутягина, Алмаз Сафиуллин, Гөлия Мәрдиева әзерләгән. Алар әйтүенчә, балалар сәхнәдә ачылып китә, тамашачы каршында чыгыш ясарга өйрәнә.

Бәйгедә барлыгы 21 бала катнашты. Түбән Новгородтан Сызрань, Ульяновск, Чебоксар, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән иптәшләре арасында безнекеләр югалып калмады, осталыкларын күрсәтә белделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев