Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы музыка мәктәбе укучылары Сочида узган Халыкара бәйге дипломантлары булды

Балалар музыка мәктәбе укучылары Полина Альтурович, Сәминә Камалова, Мәликә Хәйретдинова, Ясминә Камалова “Союз талантов России” Халыкара фестиваль-конкурсы дипломантлары булдылар.

Әлеге бәйге май башында Сочи шәһәрендә узды. Вокал һәм хореография буенча яшь башкаручыларның чыгышларына Россиянең күренекле сәнгать эшлеклеләре, профессорлар, академиклар, композиторлар, актерлар һәм режиссерлар бәя биргән. Музыка мәктәбе директоры Алсу Сутягина җитәкчелегендә шөгыльләнүче кызларның чыгышлары югары бәяләнгән. Алар дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләнгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев