Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучысы Адилә Мусина Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә икенче урын алды

Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 8 “А” сыйныф укучысы Адилә Мусина “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчесе булды.

Бәйгегә Татарстаннан һәм Россия өлкәләреннән 1624 эш тәкъдим ителгән булган. Адилә анда “Усал малай” дип аталган хикәясе белән катнашкан. Ә Чистайда зона сайлап алу турында язучылардан, шагыйрьләрдән торган комиссия алдында үзенә күрә имтихан да тоткан. Аның хикәясен жюри әгъзалары ошаткан, һәм Адилә “Проза” номинациясендә икенче урынга лаек булган. Казанда узган Бөтенроссия туган телләр форумында җиңүчеләрне Бөтенроссия татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тәбрикләгән. Адилә Мусина диплом һәм сертификат белән бүләкләнгән.

Адиләнең җитәкчесе – гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Шәйхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев