Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучысы Татарстан Дәүләт Советында паспортлар тапшыру тантанасында катнашты

Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучысы Ландыш Гарифинова Татарстан Дәүләт Советында паспортлар тапшыру тантанасында катнашты

Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 8 сыйныф укучысы Ландыш Гарифиновага  төп документы паспортны Татарстан Дәүләт Советында тапшырдылар.

Россия Федерациясе Конституциясе көне алдыннан Дәүләт Советында иң лаеклы укучыларга паспортлар тапшыру тантанасы булды. Анда республиканың төрле районнарыннан 31 укучы – уку отличниклары, бәйгеләр җиңүчеләре, олимпиадалар, спорт ярышлары призерлары – чакырылган иде. Ландыш әйтүенчә, алар башта Парламентаризм музеенда һәм китапханәдә булганнар, “Татарстан Югары Советы: кешеләр, вакыйгалар, фактлар” күргәзмәсен караганнар. Укучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов котлаган.

“Паспорт алу – һәр кеше тормышында бик мөһим вакыйга. Аның шундый тантаналы шартларда узуы минем өчен бигрәк тә дулкынландыргыч һәм истәлекле булды”,–ди Ландыш Гарифинова.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев