Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Н.Дәүли исемендәге гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары СПИДка “Юк!” диләр

Бүген иртәдән, дәресләр башланганчы ук, Н.Дәүли исемендәге гимназия укучылары Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышлап акция үткәрергә булганнар.

Әлеге тема буенча төпле мәгълүмат алу өчен үзләренә Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы төбәк бүлеге баш белгеч-эксперты Алмас Абзаловны чакырганнар. Акцияне әзерләүдә укучыларга гимназия шәфкать туташы Наталья Стратонова, ике сигезенче сыйныфлар җитәкчеләре Рамилә Җәләлова һәм Лилия Фәракшина булышканнар.

ВИЧ һәм СПИДның куркыныч нәрсәләр икәнлеген, аларның бәхетле киләчәк турындагы хыялларны юкка чыгарырга сәләтле булуларын гимназистлар инде белә. Әмма Наталья Стратонова үсмерләргә, әгәр сәламәт яшәү рәвеше алып барсалар, яман гадәтләргә каршы торырга өйрәнсәләр, куркыныч авыруның аларга янамавы хакында кабат искәртеп үтте. Аның сүзләрен Алмас Абзалов та раслап, болай диде:

–СПИДтан кеше үләргә тиеш түгел! Галимнәр ВИЧка каршы чаралар уйлап табалар, инде бу авыруга каршы профилактик вакцина булдырылды дип тә әйтергә мөмкин. Әмма сез СПИД вирусының ничек таралуы, аны эләктермәс өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге хакында белергә тиеш.

–Укучылар, дөньяда кызыктырырлык нәрсәләр бик күп, әмма алар барысы да бәхеткә, иминлеккә илтми. Үзеңне алардан саклар өчен күңелеңдә рухи ныклык тәрбияләргә, кемдер сезгә начар, куркыныч әйбер я шөгыль тәкъдим иткәндә “Юк!” дип әйтергә өйрәнергә кирәк. Үзегезне саклый белегез!–дип теләде укучыларына гимназия директоры Фәридә Яруллина.

Ә гимназистлар шигырьләр сөйләделәр, рәсемнәрен, плакатлар күрсәттеләр. Акциядә катнашучыларга кызыл тасмалар тараттылар. Аннары Алмас Абзалов белән Фәридә Яруллина иң актив укучыларны – Милана Фәхриеваны, Евгения Черникованы, Дилә Гатауллинаны, Линара Галләмованы, Ләйлә Вәгыйзованы, Ралинә Сабированы, 8 нче сыйныфлар җитәкчеләрен Мактау кәгазьләре белән бүләкләделәр.

Акция күңелле флешмоб – күмәк бию белән төгәлләнде. Анысы беренче дәрес башланыр алдыннан укучыларга әйбәт физзарядка булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев