Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Әнкәмнең догалары

Әниләр бәйрәме алдыннан үземнең туган апам – тырыш, эшчән авыл хатыны хакында сөйлисем килә. Аның биш баласы да районыбызда төпләнеп калдылар, туган җиребезгә намуслы хезмәт итәләр.

Әнисе турында

Мәдинә Фәсахова 1950 елда Иске Үргәгар авылында туа. Аңа бер яшь, ә энесе Фәсих әле әнисенең карынында гына булганда гаилә әтисез кала. Кечкенә генә буйлы, ябык гәүдәле, әмма көчле рухлы Хәдичә сугыштан соңгы авыл тормышының барлык авырлыкларын үз җилкәсенә сала. Ни кызганыч, аның бертуган абыйлары фронтта һәлак булган, туган авылы Иске Алпарда бүтән якыннары да калмаган. Ул колхозда эшли, кышкы озын кичләрдә керосин лампасы, ә кайчакта ай яктысында сарык йонын эрләп оекбашлар, бияләйләр, авыл халкына кирәкле башка киемнәр бәйли. Бер сүз белән әйткәндә, балалары үзләрен ким-хур тоймасын өчен барын да эшли, аларны җитеш тормышта үстерергә тырыша.

8 сыйныфны тәмамлагач, Мәдинә район үзәгенә икмәк пекарнясына эшкә урнаша. Чем кара озын чәчле, кара тутлы чибәр кызны тырышлыгын, пөхтәлеген күреп, аны “Актай” кафесына официант  итеп күчерәләр.

  • 40 сум түлиләр иде. Ул вакытта әйбәт акча иде бу. Эше дә сменалы. Биш көн эшлисең, шулкадәр үк ял итәсең, димәк, авылда әнигә булышасың.  Энем Фәсих Казанга китеп укырга керде. Ул икътисадчы булырга хыяллана иде, – дип хәтер сәхифәләрен актара әңгәмәдәшем.

Бераз алга китеп әйтим, Фәсих Сәгдиев белем алып туган районына кайта, “Правда” совхозы белән җитәкчелек итә, ә аннан соң озак еллар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы була. Ни кызганыч, алтын юбилеен билгеләп үткән елны мәкерле чир аны мәңгелккә алып китә.

 

18 яшьтә кияүгә чыга

  • Кичләрен клубка чыгып, гармунга бии идек. Яңа авылдан бер егет шунда миңа күз салды. Минем тирәдә йөрүче егетләрнең берсен дә якын китермәде. Озакламый тәкъдим дә ясады. Миңа ул чакта әле 18 яшь кенә, ә бөтен тирә-якка билгеле сабан туе батыры Әнәс Фәсаховка инде 30 якын иде, – дип искә ала Мәдинә апа. Боларны сөйләгәндә  аның күзләре очкынлана, ә йөзендә елмаю балкый.

1969 елның 7 ноябрендә гөрләтеп туй ясыйлар. Яшьләр яңа тарантаска утырып беренче ак кар өстеннән авыл советына язылышырга баралар. Берничә ел әле әти-әниләре, энеләре Каюм, Госман белән бергә төп йортта яшиләр. Бәйрәмнәргә шәһәрдән апалары Хәнифә дә кайтып йөри. Аннан соң күршедә яңа бура йорт салып чыгалар.

Туйдан соң бер ел узгач, беренче шатлыклары – кызлары туа. Бик матур булганга, аңа Гүзәл исеме кушалар. Икенче кызлары инде яңа өйгә күчкәч дөньяга килә. Аны “Мәдинә-гөлкәем” җырындагыча Гөлкәй дип атыйлар. Ике кыздан соң зур шатлык булып уллары Фәнис аваз сала. Бу вакытта Фәсаховларның нәсел дәвамчысы ерак Хакасиядә генә була. Мәскәүдә Олимпиада узган елны Рәисләре, аннан соң дүрт елдан Рәфис дөньяга килә.

 

Авыл тормышы

  •  Ул чакта хәзерге кебек декрет яллары юк иде. Балаңны көйләп озаклап  утырып булмый – бер-ике айдан эшкә чыгасың, – дип сөйли туган апа.

Кияүгә чыккан елдан алып лаеклы ялга кадәр Мәдинә апа фермада эшли: бозаулар карый, сыерлар сава. Машина белән сыер саву операторы хезмәте күп көч тә, нык сәламәтлек тә, түземлек тә, малларны яратуны да таләп итә. Аның карамагында 30 сөтбикә була. Хезмәттәше белән бергә Мәдинә 50 литрлы сөт флягаларын трактор арбасына күтәреп куя. Ул чагында бу гадәти хәл булган да, хәзер менә, саулык какшагач, үзен сиздерә...

  • Әни сәгать бишкә инде фермага сыер саварга китә иде. Ә без торган җиргә мич алдында зур савытта кайнар коймак я кабартмалар, яңа пешкән икмәк була. Мичтә исә  дәү чуенда тәмле булып пешкән бәрәңге шулпасы я кәбестә ашы, – дип искә ала кызы Гөлкәй.

Биш-алты кирпеч ипигә камыр куяр өчен Мәдинә  апа төнге сәгать икенчедә тора булган. Ир белән хатын икесе дә совхозда эшләгәнлектән, балалар мәктәпкә үзләре җыенып китәргә өйрәнәләр, кемнеңдер күрсәткәнен, ярдәм иткәнен көтеп тормыйлар. Әле бит хуҗалыкта дүрт сыер, егермеләп бозау, тагын сарыклар, казлар, тавыклар да була. Кызлар үсә төшкәч әниләренә сыер саварга, ә малайлар терлек карарга булыша башлыйлар.

 

Әнәс абый – район горурлыгы

 

1977 елда гаилә башлыгын Казанга терлекләрне ясалма орлыкландыручы һөнәренә укытучы алты айлык курсларга җибәрәләр. Бу бик кирәкле профессияне үзләштергәч, “Актай” совхозының Үргәгар бүлекчәсендә буаз сыерлар, бозаулар саны сизелерлек арта. Производство алдынгысына тәҗрибә уртаклашырга башка хуҗалыклардан, хәтта күрше районнардан килә башлыйлар. Аның фоторәсеме озак еллар районның Мактау тактасында тора. Хәтеремдә, район үзәгендәге безнең мәктәптә дә җәмгыять белеме кабинетында шундый стенд тора, ә анда Әнәс Фәсаховның портреты бар иде. Үзенә бер күркәм вакытлар иде...  

Ике ел элек Әнәс абый безнең арадан китеп барды. Мәдинә апа хәзер балалары һәм оныклары тәрбиясендә яши.

 

Балалар

 

Гүзәл Лаеш техникумын тәмамлый, аннан соң югары белем ала, 10 елдан артык Пенсия фондының  район бүлегендә эшли. Ире Фәнзир (ярдәмчеллеге, күркәм холкы өчен туганнар аны дүртенче энекәш дип йөртәләр) белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Алинә әнисе эзеннән китте, быел гел “бишле” билгеләренә аграр академия тәмамлады.

Гөлкәй шулай ук авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлады һәм югары икътисадый белем алды. “Ярыш” совхозында, салым инспекциясендә, саклык банкында бухгалтер булып эшләде. Хәзер озак еллар инде финанс-бюджет палатасының икътисад бүлеге начальнигы булып эшли. 11нче сыйныфта укучы кызын тәрбияли.

Малайларның олысы Фәнис берничә югары белем алды. Авыл хуҗалыгы институтыннан тыш, Саратовта дәүләт хезмәте академиясен тәмамлады. Аннан соң Оренбургта газчы белгечлегенә укыды. Ул районнынң газ хезмәте җитәкчесе. Гимназиядә туган телне укытучы җәмәгате Венера белән өч бала тәрбиялиләр. Олы кызлары Динә КФУ студенты, Фәсаховларның иң кечкенә нәсел дәвамчысы Илданга бишенче яшь.

Гаиләдә дүртенче бала – Рәис. Ул әнисенең иң яратканы. 2000нче еллар башында Рәисне кайнар ноктага хәрби хезмәткә җибәрәләр. Әнисе ике ел буе, “Время” тапшыруында Чечня шәһәре Ханкалуны күрсәткәндә телевизор экраны каршыннан китми. Күпме күз яше түгә ана ул чагында, никадәр төннәрне йокысыз үткәрә. Армиядән улларын көткән кешеләр генә аның йөрәк сагышын, газизе өчен әрнү-борчылуларын аңлар.

  • Безнең рота бик каты бәрелешкә эләкте, күп сугышчан дусларым яраланды, кайберләрен бөтенләй япь-яшь килеш мәңгегә югалттык. Мине әниемнең догалары коткарып калды, дип сөйли ул куркыныч көннәр турында сугышчан хәрәкәтләр ветераны. Узган ел Рәис район делегациясе  составында республика Президенты белән очрашуга да чакырылган иде.

Хәтеремдә,  Рәис балачактан милиционер  булырга теләде. Башта һөнәри, аннан югары юридик белем алды. Ике дистә елга якын инде суд приставлары хезмәтендә эшли. Вазыйфаларын бик әйбәт башкарганы өчен “Суд приставлары федераль хезмәте ветераны” медале белән бүләкләнде. Хатыны Алия – балалар бакчасында тәрбияче. Кызлары Айгөл – “Актай” ватерполчылар командасының бөтен Россиягә билгеле капкачысы. Ислам исә дәү әтисенә охшаган, көрәш белән мавыга.

Төпчек уллары Рәфис Яңа Үргәгардә калды, туган нигезне саклап гомер итә. Авыл җирлеге депутаты. Любян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап, җирле урманчылыкка эшкә урнашты. Эшеннән аерылмыйча аграр университетта укыды һәм быел “Урман эше” белгечлеге буенча магистр дипломы алды. Аның җәмәгате – хирургия бүлеге шәфкать туташы Сиринә. Ул каенатасын бик тырышып карады, уколлар ясады, режим буенча дәвалады, кыскасы, аның гомерен озайту өчен барын да эшләде. Яраткан дәү әниләренең тәмле бәлешләре һәм коймаклары белән сыйланып беренче сыйныф укучысы Нәфисә һәм дүрт яшьлек Нәргизә үсеп килә.

Мәдинә апа бүген кече улы гаиләсе белән яши, оныкларын үстерергә булыша. Быел да Әниләр көненә, аны бәйрәм белән котларга, зур бәлештән авыз итәргә, әниләре башкаруында халык җырларын тыңларга балалары, кияве, киленнәре, 10 оныгы җыелыр. Менә бит күпме туган!

Биш бала тудырып, аларга әйбәт тәрбия, белем биргән, тормышта дөрес юл сайларга ярдәм иткән яраткан туган апам турында сөйләргә теләгәннәрем менә шул. 1985 елда Мәдинә Фәсахова “Икенче дәрәҗә ана медале”  белән бүләкләнә. Әмма кемнеңдер хатасы яисә җавапсызлыгы аркасында аңа медаль тапшырылмый кала. Шундый бүләккә ия булуы хакында пенсия рәсмиләштергәндә генә белә. Әмма моңа уфтанмый, чөнки гомергә тыйнак, сабыр, чиста күңелле булды. Иң мөһиме, ул хатын-кызның төп вазыйфасы – ана булуны лаеклы төстә үтәде.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев