Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Өлкәннәрнең күңеле булганмы?

1 октябрьдә башланган Өлкәннәр ункөнлеге дәвамында районда төрле чаралар үткәрелде. Дөрес, коронавирус белән бәйле вәзгыять Өлкәннәр көнен зурлап бәйрәм итүне чикли.

 Шулай да бу көннәрдә олы яшьтәге райондашларыбыз үзләренә карата игътибар артуын сизгәннәрдер. Бу турыда укучыларыбыздан сораштык.


Мария Миндрюкова, интернат- йортның социаль эш буенча белгече:
1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган барлык чараларны да Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында ачык һавада үткәрдек. Бу – пандемия белән бәйле таләпләр. 1 октябрь көнне үк безгә Юхмачы урта мәктәбе укучылары концерт белән килделәр. Алар әби-бабайларны күңелле җырлар, эчтәлекле шигырьләр башкарып сөендерделәр.
Аннары интернатка Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев һәм районыбыз башлыгы Александр Никошин килеп киттеләр. Алар өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, яшь чакларында илебез икътисадын үстерүгә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт әйттеләр, нык исәнлек теләделәр. 
Һәр әбигә һәм бабайга тәм-том тутырган пакетлар төяп интернатка “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте вәкилләре дә килде. Пакетлардагы күчтәнәчләргә интернатта яшәүчеләр бик сөенде. 

 

Фоат Галәветдинов, Яңа Чаллы:
–Без карчыгым Шакирә белән картлар инде, аңа 84 яшь, миңа 80 тула. Гомеребез буе шушы авылда яшәдек, совхозда эшләдек. Шакирә сыер сауды. Ул Иске Чаллы кызы иде, фермада күрдем дә инде үзен. Мин 20 ел фермада терлекче булдым, аннары укып кайтып 24 ел тракторда эшләдем. Шулкадәр хезмәт куйгач, елына бер булса да искә төшерергә лаектыр бит без?! Һәм, рәхмәт, онытмыйлар да. Авыл җирлеге башлыгы Муса Исхаков үзе өйгә килеп котлады, күчтәнәчен дә биреп калдырды. Бик зур рәхмәт үзенә! 

 

Зәкия Әхмәтшина, Базарлы Матак:
–Гомерем буе “Алпар” совхозында терлекчелектә эшләдем. Соңрак район үзәгенә күченергә туры килде. Берара Өлкәннәр көнендә барлыгымны да онытканнар иде, аннары төрле оешмалардан күчтәнәчләр алып тордым. Ә быел безне, егермеләп әбине, клубка кунакка чакырдылар. Әй, күңелле булды. Ишек төбеннән хөрмәтләп каршы алдылар, бик матур концерт күрсәттеләр. Әле бүләкләр дә бирделәр! Мондый хөрмәтне 85 яшемә җитеп, моңарчы күргәнем булмады (кызыл кар яумаса ярый инде!). Мәдәният йорты хезмәткәрләренә бик рәхмәтле булып таралыштыкбу бәйрәмнән. Исән-сау эшләсеннәр яшьләр, замана аларныкы бит.

 

Рифкать Шакирҗанов, Түбән Әлки:
–Районның “Сельхозтехника” берләшмәсендә 34 ел шофер булып эшләдем. Озын юллар үтелде ул вакытларда! Чабаксар, Алтай якларыннан тракторларга чылбыр, Ленинград өлкәсеннән терлек, Вологдадан такта, Волгоград, Владимир заводларыннан тракторлар, Мәскәүдән электрод алып кайта идек. Ул чорда юллар да начар иде... Шулай да эшемне яратып башкардым. Хәзер инде лаеклы ялда.
Әйтәсем килгәне шул: ел саен Өлкәннәр көнендә үзем эшләгән коллектив («Ремтехсервис» җитәкчесе Рәис Галиуллин) искә төшерми калмый мине. Менә быел да, рәхмәт, бәйрәм белән котлап бүләкләр китерделәр. Күңелем булды, онытмаганнар бит. Эшләре дә уң булсын безнекеләрнең!

 

Габделнур Хисмәтов, Ташбилге:
–Мин авылыбызның иң карт кешесе бит, инде алты баламның өчесе бу дөньяда юк, хатыным Зәкия дә мине ташлап бакыйлыкка күчте. Хәзер ялгыз яшим. Өч улым бар, алар мине кайгырта, Азатым кунарга килеп йөри. Ә болай мин әле ничава! Ашарга үзем әзерлим, шөкер әле, йөреп торам.
Бәйрәм диеп миңа бер пакет ашамлык китерделәр, котладылар, рәхмәт яусын үзләренә. Авылда концерт та куйдылар, чакыру кәгазьләре ябыштырган иделәр. Мин инде андый җирләргә йөрмим, бармадым. Тормышыбыз рәхәт, өйләр җылы, ризыкларыбыз тәмле. Булганына шөкер итеп, илдәге тынычлыкка куанып яшик, чордашлар.
Ләйлә Әхмәтшина сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X