Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Петр Шувалов исеме белән район үзәге урамнарының берсен атарга мөмкин

Салман авылында яшәүче Искәндәр Хәлиуллин халык җыенында район кулланучылар җәмгыятен күп еллар җитәкләгән Петр Шуваловның истәлеген мәңгеләштерергә тәкъдим итте.

Салман авылында узган гражданнар җыенында район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, вәкилләре чыгыш ясаганнан соң, авыл халкы үзләрен борчыган сорауларны бирделәр һәм тәкъдимнәр керттеләр. Салманлы Искәндәр Хәлиуллин Петр Алексеевич Шувалов истәлегенә аның исеме белән Базарлы Матак авылының бер урамын атарга тәкъдим итте.

- Чыннан да, Петр Алексеевич район өчен күп эш башкарды. Ул җитәкчелек иткән вакытта район кулланучылар берлеге тарафыннан күп кенә сәүдә объектлары, конторалар, склад биналары һәм башка бик күп объектлар төзелде. Бу яхшы тәкъдим, без аны карарбыз, Шувалов хөрмәтенә район үзәгенең нинди дә булса яңа урамын атарга, йә инде булган урамны үзгәртергә мөмкин, - дип җавап бирде район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев