Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: пневмония очраклары арта, бу чирдән үлүчеләр дә бар

Коронавируска каршы көрәш буенча район штабы утырышында җәмәгать урыннарында битлектән булуны, антисептик препаратлар белән тәэмин итүне тагын да җитдирәк контрольгә алу бурычы куелды. Утырышны район башлыгы Александр Никошин алып барды.

Районда коронавирус йоктыруның 23 очрагы теркәлгән.  Соңгы вакытта медицина учреждениеләренә ОРВИ, ОРЗ кебек сезонлы чирләр белән мөрәҗәгать итүчеләр арта бара. Пневмония белән авыру очраклары да күп. Бу чирдән үлүчеләр дә бар. Баш табиб Светлана Одушкина медицина хезмәткәрләре арасында да авыручыларның артып китүен хәбәр итте.  Район башлыгы  медикларга ярдәмгә медицина вузларында югары курсларда белем алучы студентларны чакырырга тәкъдим итте.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенчә, терлекчелек комплексларында смена алышынганда эшчеләрнең тән температурасын тикшерү тәртибе кертелгән.

Утырышта Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов та чыгыш ясады. Аның хәбәр итүенчә, башкарма комитетның даими комиссиясе җәмәгать урыннарында, бигрәк тә кибетләрдә битлек режимының үтәлешен тикшереп тора икән. Узган атнада әлеге комиссия 35 бозу очрагын ачыклаган.

Район эчке эшләр булекчәсе хезмәткәрләре дә коронавируска каршы чикләү чараларының тиешенчә үтәлүен контрольдә тота. Бер атна дәвамында алар кагыйдә бозу очраклары буенча 24 беркетмә төзеп судка юллаган.

Коронавирус инфекциясе йоктырудан саклану, барлык тиешле таләпләрне үтәү бик мөһим. Хроник чирләре булганнар, 65 яшьтән өлкәннәр аеруча сак булырга, аралашуларны чикләргә, кеше күп җыелган урыннарга бармаска тырышсын иде. Аларга кибеттән, даруханәдән кирәкле товарлар һәм дарулар алуда волонтерлар ярдәм итә.

Волонтерларга гозерне 8(84346) 20-8-88 “кайнар линия” телефоны аша җиткерергә була. Шулай ук 20-0-71 телефоны буенча Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитетына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шылтыратулар эш көннәрендә 8.00-18.00 сәгатьләрдә, шимбә көнне 8.00-12.00 сәгатьләрдә кабул ителә.        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев