Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы почта хезмәткәрләре “Әлки хәбәрләре” газетасына язылу  планын үтәделәр

Быелның икенче яртыеллыгында “Әлки хәбәрләре” газетасы 4016 данә белән районга тарала башлады (2139 данә татарча,1877 данә русча).

  Бу республикадагы район газеталары арасында иң зур тиражларның берсе. Без район газетасына  тугры калган әбүнәчеләребезгә ихлас рәхмәтле. 
Район яңалыклары белән үз вакытында таныштырып торучы “Әлки хәбәрләре” газетасына берәр сәбәп белән язылмый калган булсагыз, аны бу айда башкарып куярга мөмкин. Ул чакта район басмасын киләсе айдан ук өегезгә китерә башларлар.
 “Әлки хәбәрләре” ул - районда чыга торган бердәнбер басма. Шуңа да без, журналистлар, Әлки төбәгендәге мөһим, кызыклы вакыйгалар белән сезне оператив таныштырып барырга тырышырбыз. Газетабызда сезнең өчен файдалы мәгълүматлар, яңалыкларга да күп урын бирелер. “Әлки хәбәрләре”нә язылучылар газета кушымтасы аша республика, ил яңалыклары, вакыйгалары белән дә танышып бара алалар. Шулай ук иң популяр телевидение каналлары  программасы анда бирелер.
Киләсе атнада без әбүнәчеләребез арасында электр үлән чапкыч-триммер һәм йорт-җир өчен эш кораллары уйнатырбыз. Бәхетле укучыларыбыз исемлеге белән газетаның киләсе санында танышырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев