Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы полицейскийлары “Укырга барырга ярдәм ит” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар

Район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре тормышта авыр хәлдә калган гаиләләр балаларына мәктәп портфельләре бүләк итте.

Менә берничә ел инде безнең полицейскийлар “Укырга барырга ярдәм ит” Бөтенроссия акциясенә кушылып балаларны мәктәпкә әзерләргә булыша. Уку елы башланыр алдыннан тәртип сакчылары балигъ булмаганнар инспекциясендә исәптә торучы гаиләләрне йөреп чыгалар. Авыр хәлгә юлыккан, теге яки бу сәбәп аркасында баласына мәктәп әйберләре ала алмаган гаиләләрне ачыклап, алар өчен канцелярия товарлары һәм мәктәп букчалары сатып алалар. Балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Гөлнур Сәгыйтова әйтүенчә, быел шундый балаларга мәктәп әсбаплары тулы биш портфель бүләк иткәннәр. Көтелмәгән мондый күчтәнәчкә малайлар-кызлар бик сөенгән. Хокук сакчыларына алар тырышып укырга, тәртипле булырга сүз биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев