Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Полиция Кыш бабае бүләкләр тарата

Соңгы елларда барлыкка килгән матур гадәт буенча быел да “Полиция Кыш бабае” Бөтенроссия акциясе үткәрелә.

 Һәм Әлки район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре аңа кушылып, үз акчаларына Яңа ел бүләкләре сатып алганнар.
–Безнең инспекциядә имин булмаган 28 гаилә исәптә тора. Аларда 56 бала үсеп килә. Шушы кызлар-малайларның 14 яшькә җитмәгән кечкенәләренә 22 бүләк әзерләдек. Бәйрәм көннәрендә күчтәнәчләрне балаларга таратып бетерәчәкбез. Акция бит 10 гыйнварга чаклы дәвам итә,–ди балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Гөлнур Сәгыйтова.
Полиция Кыш бабае бүләкләренең күпчелек өлеше ияләренә барып җиткән инде. “Тылсымлы Яңа ел белән!” дип язылган зур тартма-күчтәнәчләргә балалар чын күңелдән сөенә, билгеле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев