Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: профилактика чаралары үткәрү нәтиҗәсендә балаларның янгыннарда зыян күрүенә юл куелмады

Былтыр республикада янгыннарда биш бала һәлак булган, 26 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Өч очракта балалар үлеменә электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен үтәмәү сәбәп булган. Ә ике сабыйның гомере олыларның тәмәке тартканда саксызлыгы аркасында өзелгән. Ут белән шаяру нәтиҗәсендә 7 бала зыян күргән. Газ һәм электрдан файдалану таләпләрен бозу, пиротехника эшләнмәләрен дөрес кулланмау, ут белән саксыз эш итү аркасында дистәдән артык баланың сәламәтлегенә зарар килгән.

2018 елда Россия күләмендә янгыннарда һәлак булган балалар саны аннан алдагы  елгыдан да күпкә арткан. Әйтик, Яңа ел бәйрәмнәре тирәсендә генә дә илебездә ут эчендә 17 баланың гомере өзелгән.

Бу хәвефле саннар һәркемне уйландырсын, хафага салсын иде. Сабыйларның янгыннарда һәлак булуы һәм зыян күрүенә олылар гаепле. Әти-әниләр баланы янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренә өйрәтергә, өйдә аларны караучысыз калдырмаска тиеш.

Янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы  Радис Инсапов әйтүенчә, узган ел районыбызда янгыннарда 4 кеше һәлак булган. Ярый әле алар арасында балалар юк.

–2018 елның ноябрь-декабрь айларында бөтен Россия территориясендә, шул исәптән безнең Әлки районыныда “Хәвефсезлек айлыгы” (“Месяц БезОпасности”) акциясе үткәрелде. Бу вакытта без социаль яклау бүлеге вәкилләре белән бергә күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр янында булдык. Аларга янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре төшендерелде. Шактыена түләүсез автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырдык,–ди Радис Инсапов.

МЧС хезмәткәрләре еш кына мәктәпләрдә балалар белән янгын хәвефсезлеге турында әңгәмәләр үткәрәләр. Шулай ук өлкән яшьтәге ялгыз әби-бабайлар янында да булалар.

Профилактика чаралары үткәрү нәтиҗәсендә районда балаларның янгыннарда зыян күрүенә юл куелмады. Сүз дә юк, балаларның хәвефсезлеге мәсьәләсе һәрдаим күз уңында булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев