Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы прокуратурасы кеше үтерүдә гаепләнүчегә карата дәүләт гаепләвен яклады

​​​​​​​Район прокуратурасы Иске Баллыкүл авылында яшәүче 60 яшьлек ир-атка карата дәүләт гаепләвен яклады.

 

Суд әлеге ирне РФ Җинаять җыелмасының 105 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда, ягъни үтерүдә  гаепле дип тапты.

Судта расланганча, быелның 10 апрелендә 8.00 дән 14.00 гә кадәр вакыт аралыгында бу ир-ат өйдә авылдашы белән спиртлы эчемлекләр эчеп, кәеф-сафа кылып утыралар. Аракы парлары үзенекен эшли – исерекләр ызгышып китәләр. Низаг вакытында  әлеге ир-ат аш-су бүлмәсендәге пычакны эләктереп ала һәм шешәдәшенә кадый. Ул корбанының күкрәк читлегенә һәм корсагына ким дигәндә тугыз мәртәбә чәнчи. Зыян күрүче авыр җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.

Хөкем ителүче үз гаебен өлешчә таныды. Суд аны 9 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Гаепләнүче хөкем срогын каты режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк.

Хөкем карары әле законлы көченә кермәде.

Руслан Гыйзәтов,

район прокуроры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев