Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы прокуратурасы Раиса Самойловага карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады

Район прокуратурасы Раиса Самойловага карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Быелның 24 апрелендә РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе 3 бүлеге “а” пункты буенча (караклык, ягъни чит милекне бер төркем кешенең торакка законсыз үтеп кереп яшерен урлавы, гражданинга шактый зур зыян китерү) җинаять эше кузгалтылган иде. Әлеге җинаять эше 2017 елның 14 августында булган хәл буенча ачылды. Анда көндезге сәгать 2 тирәсендә билгесез кешеләр Урта Биктимер авылындагы йортка кереп, телевизорны, электр самоварын һәм 2700 сум акча урлап чыкканнар иде. Йорт хуҗасы – 84 яшьлек әбигә барысы 7074 сум күләмендә матди зыян салынды.

Соңрак каракларның чегән милләтеннән булган затлар икәнлеге ачыкланды.

Фигурантларның берсе – Димитровград шәһәрендә яшәүче 26 яшьлек Раиса Самойловага карата җинаять эше судка юлланды. Әлеге хатын моңа кадәр хөкем ителмәгән, ул беркайда да эшләми, алты кечкенә баласы бар.

Суд эскәмиясендә Самойлова гаебен тулысынча таныды. Суд, җинаятьне йомшарта торган фактларны исәпкә алып, аны ике ел сынау срогы белән шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итте.

Суд карары законлы көченә керде.

Луиза Хәйруллина, район прокуроры урынбасары, юстиция советнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев