Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы прокуроры урынбасары Луиза Хәйруллина: диспансерлаштыру узган көннәр өчен түләнәчәк

Хезмәткәрләр диспансерлаштыру үтү өчен өч елга бер мәртәбә бер эш көнендә эштән азат ителәчәк.

 
Бу вакытта  хезмәткәрнең эш урыны (вазыйфасы) һәм уртача хезмәт хакы саклана. Әлеге хокук “Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон (3 октябрь, 2018 ел) белән беркетелде.
Пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр елга бер тапкыр ике эш көнендә хезмәттән азат була алачак. Моның өчен гариза бирү зарур. Эштән азат ителү көннәре эш бирүче белән килештерелә (185.1 маддә. Диспансерлаштыру үткәндә хезмәткәрләргә гарантияләр). Федераль закон 2019 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.
Луиза Хәйруллина, 
район прокуроры урынбасары, юстиция советнигы. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев