Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы прокуроры ярдәмчесе Әнвәр Шакиров көнкүреш газыннан хәвефсез файдалану кагыйдәләре хакында искәртә

Табигый газ – кеше өчен бик зур уңайлыклар тудыручы байлык.

 Әмма ул үзенә карата гаять игътибарлы һәм җаваплы мөнәсәбәт таләп итә. Әле күптән түгел Магнитогорск һәм Шахты шәһәрләрендә көнкүреш газы шартлау аркасында килеп чыккан фаҗигаләрдә бик күп кешеләрнең гомере өзелде. Бөтен илне тетрәндергән бу һәлакәтләр газ белән эш иткәндә никадәр сак булу зарурлыгын тагын бер кат искәртә.

 

Зәңгәр ягулык бәхетсезлек очракларына  сәбәп булмасын өчен газ җиһазлары турында кайгыртырга һәм көнкүрештә газны хәвефсез файдалану кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.

Беренчедән, бары тик төзек газ җиһазларын гына куллану зарур. Аннан соң, газ ялкынының төсенә игътибарлы булыгыз. Ул кызгылт сары икән, димәк, прибор төзек түгел, газ хезмәткәрләрен чакыртырга  кирәк. Эшләп торган газ плитәсен һәм су җылыткычларны караучысыз калдырырга ярамый. Ялкынның сүнүенә яисә өстенә сыеклык түгелүгә дә юл куймагыз. Кечкенә балаларга, үз гамәлләренә контрольлек итмәүче кешеләргә газ җиһазларыннан файдаланырга рөхсәт итмәгез.

Шуны истә тотыгыз, газ янсын өчен  даими һава килеп тору зарур. Газ плитәсен (су җылыткычны) кабызганда форточка һәрвакыт ачык булырга тиеш. Газ бирү кинәт туктала икән, кичекмәстән газ приборлары краннарын ябыгыз һәм 04 яисә 104 (мобиль элемтә өчен) телефоннары буенча  авария газ хезмәтенә хәбәр итегез.

Төтен һәм вентиляция каналларында тарту булмау газ яну продуктлары белән агулануга китерергә мөмкин. Су җылыта торган газ җиһазларын, бүтән приборларны файдаланыр алдыннан һәрвакыт төтен юллыгында тарту булу- булмавын тикшерегез. Төтен һәм вентиляция системалары төзелешен үзгәртергә, вентиляция каналларына нәрсәдер ябыштырып куярга, аларга газ файдаланучы бүтән җиһазларның төтен кайтаргычларын тоташтырырга, төтен юллыкларын чистарту өчен билгеләнгән “кесәләрне” һәм люкларны томаларга, ябыштырып куярга ярамый. Төтен юллыкларына һәм су

җылыткычларның төтен кайтаргыч торбаларына үз белдегең белән өстәмә шиберлар урнаштыру да тыела.

Аерым йортларда яшәүчеләр кышын төтен юллыкларының башларын даими тикшереп торырга, аларның боз катып томалануына юл куймаска тиешләр. Көзге-кышкы чорда һава басымының үзгәреп торуы аркасында еш кына “кирегә тарту” эффекты барлыкка килергә мөмкин, моңа шулай ук юл куярга ярамый.

Истә тотыгыз: тарту булмаганда газ приборларын файдалану тыела.

Үзлегеңнән өйне (фатирны) газлаштыру, газ приборларының, баллоннарның  урыннарын алыштыру, аларны бүтәнгә алмаштыру һәм ремонтлау катгый тыела!

Фатирларда (өй биләмәләрендә) көнкүреш газ приборларын хәвефсез файдалану, шулай ук аларны тиешле хәдә тоту өчен җаваплылык РФ Гражданлык кодексының 210 маддәсе,  РФ Торак кодексының 30, 67 маддәләре нигезендә торак бинаның хуҗаларына һәм әлеге торакта яшәүчеләргә йөкләнә. Фатир һәм өй эчендәге газ җиһазларын хәвефсез файдалану кагыйдәләрен бозучылар РФ Административ хокук бозулар  турындагы кодексның 9.23 маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартылалар.

Әнвәр Шакиров,

район прокуроры ярдәмчесе.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев