Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы прокуроры ярдәмчесе Әнвәр Шакиров суда хәвефсезлек кагыйдәләре хакында искәртә

​​​​​​​Җәй – ял өчен менә дигән вакыт.

  Җылы кояш, саф һава һәм су дөрес файдаланганда кеше өчен чыныгу һәм сәламәтлекне ныгыту чыганагы булып торалар. Эссе көндә су коенып чыгу шулкадәр рәхәт. Әмма сулыкларда тиешле кагыйдәләрне һәм саклык чараларын үтәмәү бик авыр нәтиҗәләргә, хәтта кеше үлеменә китерергә мөмкин.

Быел Татарстан сулыкларында батып үлү очраклары аеруча күп. Ел башыннан бирле суда 51 кешенең гомере өзелгән. Шул исәптән 24 кеше махсус җиһазланмаган урыннарда коенганда баткан. Узган елның шушы чорында республикада 21 кеше батып үлгән иде.

Бу елның коену сезонында, ягъни 1 июньнән соң, суда инде 43 кеше һәлак булган.  2017 елның шушы чорында сулыкларда  9 кешенең гомере өзелгән иде.

Суда кешеләрнең батып үлүе ел да кабатлана торган бик җитди проблема. Мондый фаҗигагә тарымас өчен һәр кеше үзвакытында йөзергә өйрәнергә, суда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә һәм бәлагә юлыкканнарга ярдәм итәргә тиеш. Әмма йөзә белү – суда куркыныч янамау гарантиясе түгел әле. Ачык сулыкта һәрвакыт хәвеф сагалый. Йөзә белмәгән килеш сулыкка эләгүең бар. Я булмаса кеше ярдан ерак йөзеп кереп арырга мөмкин.

Суда булган хәвефле хәлләрне анализлау шуны күрсәтә: батып үлүчеләрнең күпчелеге йөзә белүчеләр икән бит. Бу гаҗәп тә түгел: кеше ничек оста йөгерсә, сикерсә, йөзсә дә, хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәмичә торып тормыш иминлегенә ирешә алмый. Суда да шулай: саклык таләпләрен үтәмәү батып үлүгә китерүче төп сәбәп булып тора.

Статистика күрсәткәнчә, судагы бәхетсезлек очракларының 80 проценты коену өчен җайланмаган урыннарда була. Мондый сулыкларның төбе шешәләрдән, металл чыбыклардан һәм бүтән чит-ят әйберләрдән чистартылмый. Коену зонасы махсус киртәләр белән бүлеп алынмаган, яр буе кызыну өчен әзерләнмәгән, суга төшү өчен хәвефсез урыннар ясалмаган, суның коену өчен яраклылыгына санитар-эпидемиологик тикшерү үткәрелмәгән була.

Коенганда бәхетсезлеккә тарымас өчен менә бу хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк:

– таныш булмаган урыннарда коенмагыз һәм суга сикермәгез, билгеләнгән урыннан ары йөзеп чыкмагыз;

– коену тыелуы турында кисәтүче плакатлар урнаштырылган җирләрдә су кермәгез;

– катер я теплоходлар йөри торган урынга йөзеп бармагыз, аларга якын килмәгез;

– һава тутырылган матрасларда һәм түгәрәкләрдә ярдан ерак йөзеп китмәгез;

– исерек һәлдә су кермәгез;

– суда кешенең хәрәкәтләрен чикли торган уеннар оештырмагыз;

– балагызны йөзәргә өйрәтегез, ә су янында балаларны караучысыз калдырмагыз.

Әнвәр Шакиров,

Район прокуроры ярдәмчесе

 

       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев