Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: һәр авылда фейерверк ату өчен махсус мәйданчыклар билгеләнде

Барлык авыл җирлекләрендә Яңа ел бәйрәмнәрендә фейерверклар ату өчен махсус мәйданчыклар билгеләнде.

Район үзәгендә яшәүчеләр һәм кунаклар фейерверкларны “Алинә” универсаль спорт залы янындагы мәйданчыктан ата алачак. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты шундый карар чыгарды.

Дәүләт янгын күзәтчелеге баш инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, янгынга каршы махсус режим чорында 1-3 класслы хәвефлектәге пиротехника эшләнмәләрен теләсә кайда атарга ярамый. Бу таләпне бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак. Ә махсус режим шартларында штрафлар берничә мәртәбә арта. Тиешле кагыйдәләрне үтәмәүче гражданнарга – 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик зат хасил итмичә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып  баручыларга – 30 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 400 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X