Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Рамил Кәлимуллинның “Михнәтле гасыр” исемле саллы китабы чыкты.

Хезмәт эшчәнлегенең иң нәтиҗәле елларын Әлки районына багышлаган Рамил Кәлимуллинның “Михнәтле гасыр” дигән китабы дөнья күрде.

Рамил Кәлимуллин Карамалы авылында туып үскән. Хәзер ул лаеклы ялда, Казан арты бистәсендә яши. Пенсиягә чыккач каләм тибрәтә башлый. Беренче китабы – туган авылына багышланган “Исәнбайдан – Карамалы. Авыл тарихы” 2017 елда басылып чыккан иде. Инде районның төрле еллардагы тормышы турындагы “Михнәтле гасыр” дип аталган калын китабы дөнья күрде. Гаять кызыклы, йөгерек укыла торган хезмәт. Аннан кайбер өзекләрне газетабызга һәм сайтыбызга урнаштырырбыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев