Әлки районы “Ремтехсервис” җәмгыятендә комбайннарның урып-җыюга әзерлеген тикшерделәр
Яңалыклар

Әлки районы “Ремтехсервис” җәмгыятендә комбайннарның урып-җыюга әзерлеген тикшерделәр

Түбән Әлкидә “Ремтехсервис” җәмгыятендә комбайннарның урып-җыюга әзерлеген тикшерделәр.

Уракта катнашасы машиналарга техник карауны Гостехнадзорның район бүлеге начальнигы Андрей Петухов үткәрде. Предприятиенең биш “Нью-Холланд” комбайны бар. “Бу техника инде егерменче сезон эшли. Запас частьләрне дә чит илдән кайтартабыз”,–ди “Ремтехсервис” ҖЧҖ начальнигы Рәис Галиуллин.


Нет комментариев