Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Үргәгар авылы мулласы Нурулла Фәттахов вафат булды

Үткән атнада Үргәгар авылы мулласы Нурулла Фәттахов бакыйлыкка күчте.

Тирә-юньгә атаклы Үргәгар мәчетенең 115 еллык тарихы бар. Әлеге мәчет дин кысрыкланган иң авыр елларда да ябылмаган, ислам йолаларын саклап, авылга иман нуры чәчеп торган. Заманында ул 17 районга бер Аллаһ йорты булган. Биредә Бикмулла Гыйләҗев, Рәхмәтулла Яруллин, Әнвәр Гыйләҗев кебек ихласлык белән мөселман диненә хезмәт итүче муллалар имамлык иткән.

2007 елда авылның имам-хатыйбы вазыйфасы Нурулла Фәттаховка тапшырыла.  Ул гомер буе механизатор булып эшләгән, яшьлегендә дә динне санлап яшәгән кеше, үзе муллалар нәселеннән. Авыл мәчете беркайчан буш тормый, җомга намазларына 17-18 кеше йөри. Нурулла ага 13 ел буена  имам вазыйфаларын җиренә җиткереп үти. Ике атна элек ул әле җомга намазын укыткан. 81 яшьлек мулла, атна-ун көн генә авырып, район үзәк хастаханәсендә вафат булган. Якыннары, авылдашлары аны хөрмәтләп соңгы юлга озатканнар.

Үргәгар авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов сүзләренә караганда, имам вазыйфаларын әлегә Илдар Фәхриевкә йөкләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X