Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Үргәгар авылы үзешчәннәре Туфан Миңнуллин әсәрен сәхнәләштергәннәр

Үргәгар авылы үзешчәннәренең отчет концертына тамашачылар зал тутырып килгән иде.

Биредә җырга, нәфис сүз сөйләргә, биергә яратучы кешеләр аз түгел, һәм алар осталыкларын сәхнәдә күрсәтеп, авылдашларына еш кына күңелле ял кичәләре оештыралар.

Концертны оста итеп Марат Фәттахов алып барды. Авылдашларына ярдәмгә гармунчы Марс Ибраһимов аның улы Эльбрус та кушылды. Үргәгарлылар аларның парлап гармун тартуларын, егетнең матур итеп җырлавын бик яраттылар. Мондый концертлар сәхнә ветераны Гаваз ага Закировтан башка үтми. Бәрхет тавышы белән халык җырларын башкарып, күңелләрне җылытты ул. Ләйсән Әхмәтованың да җырга осталыгы зур – аны да алкышларга күмде тамашачы.

Бу ел Татарстанда театрга багышлана. Татар театрны һәрчак яраткан һәм үргәгарлылар искәрмә түгел. Туфан Миңнуллинның “Хатын үзебезнеке” спектакленнән көлкеле өзекне Илгиз Кыямов (бабай ролендә), Гөлсинә Фәритова (әби), Гөлсинә Рәхмҗанова (судья) бик оста итеп уйнап күрсәттеләр. Концерның башка номерлары да кызыклы, үзенчәлекле булып, карап-тыңлап утыручыларга гаять ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев