Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Рәисә Габдуллина искиткеч уңган хуҗабикә!

Баш бухгалтерга карата гаять җитди таләпләр куела.

 Ул үз эшенең чын остасы булырга, законнарны әйбәт белергә, бухгалтер исәбен дөрес итеп алып барырга, шулай ук соңгы вакытта электрон форматка күчерелгән күпсанлы отчетларны вакытында тапшырырга, моның өчен исә бик еш яңарып һәм үзгәреп торган компьютер программалары белән дус булырга тиеш. Барлык бу сыйфатлар да район советының баш бухгалтеры, Татарстанның атказанган икътисадчысы Рәисә Габдуллинага хас.


Әти-әнисенең хыялы
Рәисә Минсәлих кызы Яңа Салманда әти-әнисенең өченче баласы булып дөньяга килә. Әтисе “Салман” совхозында экскаваторчы булып, әнисе кирпеч заводында эшлиләр.
–Шулай бервакыт әни эшендә аягын каты авырттырды, сеңерләре өзелгән иде. Шуннан соң балалар бакчасына эшкә күчте. Ул әле дә сугыштан соңгы авыр елларда белем ала, һөнәр үзләштерә алмавын  уфтанып сөйли. Әти белән икәүләп өч балаларына да үзләренә эләкмәгән яхшы белем бирү өчен мөмкин булганның барысын да эшләделәр,–дип үткәннәрне искә төшерә әңгәмәдәшем.
Әти-әниләренең хыялы тормышка ашкан – балаларның өчесе дә югары белем алган, тормышта үз юлларын тапканнар. 
–Мин җиденче сыйныфта укыганда Салманда яңа кирпеч мәктәп төзеделәр. Әлегә кадәр мәктәп тирәсен бизәп торучы каеннарны безнең сыйныф утырткан иде. Математиканы Валентина Константиновна Копышова укытты, ул дәресләрен бик кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрә иде. Өйдә без кәгазь я катыргыдан төрле геометрик фигуралар ясыйбыз, аларның күләмен, өслекләре мәйданын исәпләп чыгарабаз. Ә икенче көнне укытучыбыз өй эшен ничек әзерләгәнебезне тикшерә. Абыем Серинадның, апам Рәинәнең бернинди авырлыксыз уку йортларына керүендә шушы укытучыбызның өлеше бик зур,–дип саный Рәисә Минсәлих кызы. 
Һәр җәй саен диярлек аны Чистайга, әнисенең сеңелесе Ра-зия янына кунакка җибәрә булганнар. Кызның алма апасы “Алга” совхозының баш бухгалтеры булып эшли. Разия Кузюрова бик акыллы һәм белемле хатын була, ул кечкенә туганының киләчәген нәкъ менә бухгалтер урынында күрә.
–Кичләрен эштән кайткач, алма апа миннән мәсьәләләр чиштерә иде. Башта җиңелрәкләрен, тора-бара катлаулыларын бирә иде.  Соңыннан ул акылымның математикныкы икәнлеге, тора-бара һичшиксез икътисад тармагында укырга кирәклеге турында нәтиҗә чыгарды,–дип искә төшерә балачак елларын әңгәмәдәшем. Үзенең алма апасын, киңәшчесен җылылык белән тасвирлый ул. Чөнки Разия Кузюрова аның өчен гомере буе үрнәк булып тора.

 

Чечняга җибәрәсе булганнар
Мәктәпне тәмамлагач, яшь кыз Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында икътисадчы белгечлеге буенча укый, аны кызыл диплом белән бетереп чыга. Ул вакытларда эшкә юллама бирү гадәте бар иде. Һәр студентның булачак эш урынын дәүләт билгели. Җибәрелгән җирдә ул өч ел эшләргә тиеш булган. Курсның иң яхшы студенты буларак, Рәисә Габдуллинаны Чечня Республикасына юллыйлар. Әмма әтисе каршы төшә: ул иң яраткан кечкенә кызын бик сирәк күрермен дип курка. Совхозның алдынгы механизаторы буларак, авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итә Минсәлих ага. Аның үтенечен тыңлыйлар, шуның өстенә белемле, яхшы әзерлекле белгечләр үз районыбызда да җитешмәгән бит. 
Дипломлы белгеч өчен беренче эш урыны үз совхозлары конторасында табыла. Хикәябез герое эшкә 1984 елның ноябрендә урнаша.
–Апам декрет ялына китте. Алдан миңа эшне ничек алып барырга кирәклеген күрсәтте. Ул вакытта совхозның ике катлы конторында 20 бухгалтер, план-икътисад бүлегендә өч белгеч эшли иде,–дип сөйли ничек эшкә урнашуы турында Рәисә Габдуллина.
Сиксәненче еллар ахырында хуҗалыкларда үзгәртеп корулар башлана, алар “Салман” совхозына да кагыла. Нәтиҗәдә Рәисә район янгын частенә баш бухгалтер булып урнаша, әмма анда нибары өч ай эшләп өлгерә. 

 

Ерак, әмма күңелгә якын “Хлебодаровка”
–Бервакыт мине банкта Фердинат  Дәүләтшин күреп алды. Ул комсомолда эшли, шул ук вакытта безнең совхозда уполномоченный иде. Һәр хезмәткәрне, аның мөмкинлекләрен яхшы белә иде ул. Фердинат Мидхәт улы хуҗалык базасында “Хлебодаровка” совхозы оешу, үзенең шунда директор итеп билгеләнүе турында әйтеп, мине эшкә чакырды, торак белән булышырга вәгъдә итте. Икенче көнне үк мине һәм Каргадан Зөлфәт Яруллинны, район үзәгеннән Владимир Савиновны эшчеләр белән үткәреләсе җыелышка чакырды. Партиянең район комитеты икенче секретаре Ильяс Галим улы Хәмитов, безгә күрсәтеп, яңа төзелгән хуҗалыкка яшь кадрлар киләсен хәбәр итте. Хлебодаровка, Демидовка, Анино Салман авыллары халкы кул чапты, чөнки барысы да совхозны болай итеп бүлүгә шат иде,–дип искә төшерә әңгәмәдәшем. 
Баштагы вакытта Рәисә һәм аның хезмәттәшләре Яңа Салманнан эшкә ат белән яисә трактор арбасына утырып йөриләр. Әмма көзгә таба кызларга иске клубның утын ягып җылытыла торган бер бүлмәсен бирәләр. Шул ук елны совхозның яңа конторасы төзелә, ул бинада белгечләргә яшәргә ике иркен бүлмәне бирәләр. Бухгалтериянең башка хезмәткәрләре белән бергә Рәисә дә иртүк фермага йөри, эшкә кадәр 20 сыерны савып өлгерергә кирәк була аңа.
–Ул чорда мондый хәл барлык хуҗалыкларда да күзәтелә иде. Төп эшләреннән тыш контора хезмәткәрләре башка күп төрле йөкләмәләрне үти иделәр. Без чөгендер рәтләре арасын эшкәрттек, бөртек төяргә дә йөрдек... Хәзер яшьләргә сөйләсәң, берсе дә ышанмый,–дип үзенең икътисадчы булып эшләгән беренче елларын елмаеп искә ала Рәисә Минсәлих кызы. Ул вакытларны искә төшергәндә бераз моңсуланып та куя, чөнки аның яшьлеге булган бит ул еллар, ә яшьлек һәркем тормышының иң матур чоры. Шулай бит?
Совхоз үсә, хезмәт шартлары яхшыра, яшь белгечләр торак белән тәэмин ителә, өйләргә су кертелә. Рәисә Минсәлих кызы Хлебодаровкада берьюлы 12 төзелеш бригадасы эшләгәнне исенә төшерә. Фатирларны баш бухгалтер Владимир Савиновка да, икътисадчы Рәисә Габдуллинага да тәкъдим итәләр. Әмма ир-ат авылда урнашып калырга теләми һәм тиздән район үзәгенә китә.
–Яңа ел алды иде бу. Фердинат Мидхәт улы мине чакырды да, бөтен эшчеләргә хезмәт хакы исәпләргә, квартал һәм еллык отчетларны тапшырырга кушты. Тиздән яңа баш бухгалтер аласыларын әйтте,–дип искә төшерә Рәисә ханым. 
Әмма әйтәләр бит әле, вакытлычадан да даимирәк берни юк дип. Шушы урында ике ел эшләгәннән соң, Рәисә Минсәлих кызын баш бухгалтер итеп билгелиләр. Шулай 1998 елга кадәр эшли ул. Аннары “Хлебодаровка” совхозы җитәкчесен күрше Нурлат районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы итеп күчерәләр. Хуҗалыкка килгән яңа җитәкче, бик күп башкалар кебек үк, элеккеге хезмәткәрләрне үз янына алмый.

 

“Администрация” дигән кырыс сүз
Күпмедер вакыт район почта элемтәсе узелында эшләп, үзен бары яхшы яктан гына күрсәткән белгечне район финанс бүлеге мөдире Вячеслав Шувалов эшкә чакыра.
–Мин администрациягә эшкә барыр алдыннан озак уйландым. Чөнки бюджет өлкәсендә эшләү тәҗрибәм бөтенләй юк иде. Әмма Вячеслав Алексеевич өзми дә куймый чакырды, эшемдә ярдәм итәсенә ышандырды. Шуның өстенә район башлыгы булып  совхозыбызның элеккеге җитәкчесе эшли башлады,–дип сөйли бухгалтер.
Һәм дәвам итә:
–Әйе, чынлап та булыштылар, рәхмәт. Тәҗрибәле бухгалтер Лидия Кондова да, райфо мөдире урынбасары Галина Тимофеева да һәм, әлбәттә Вячеслав Алексеевич үзе дә. Эшебездә кайчак кечкенә генә нәрсәне әйтеп җибәрү дә җитә, аннары цифрлар үзләре үк “телгә килә”.
2003 ел хикәябез герое өчен күңелле вакыйгаларга бай була. Көзен Рәйсә Минсәлих кызы югары белем турында диплом ала, ә декабрьдә аның күптән көткән кызы Зәлинә дөньяга килә. 
Хлебодаровка авылына юл төзелешендә эшләүче прораб Геннадий Болотаев белән кавышып, алар нык гаилә коралар, район үзәгендә үз өйләрен төзиләр. 
–Әтиемнең язмыштан узмыш юк, дигән сүзләре искә төшә. Чечняга китмәдем, әмма осетин егетенә кияүгә чыктым,–дип елмая әңгәмәдәшем. 
Сер итеп әйтим әле: Рәисә Минсәлих кызы искиткеч уңган хуҗабикә! Ул күп кенә Кавказ халыклары ризыкларын әзерләргә өйрәнгән. Ире фикеренчә, ул хинкали һәм хачапурины аеруча тәмле итеп пешерә. Аларның бакчасында төрле үләннәр, тәмләткечләр күпләп үстерелә. Кайберләренең орлыкларын Геннадий Адиозович Владикавказдан ерак түгел урнашкан Змейская станицасыннан алып кайта. Ул анда ел саен әти-әниләре каберендә булу, туганнарын күрү өчен бара. 
Тирән белемле, төгәл һәм бик тә җаваплы бухгалтер Габдуллина шушы елларда район җитәкчелеге каршында зур абруй казанды, аны хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. Баш бухгалтерга күпме зур һәм кечкенә отчетлар төзергә, ревизия һәм аудитор тикшерүләре, башка чараларны үткәреп җибәрергә туры килгән. 

 

Җәмәгать эшчәнлеге
2009 елдан бирле ул дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлеген җитәкли, профсоюз әгъзаларының мәнфәгатьләрен кайгырта. Бүген әлеге профсоюз районның 31 оешмасын берләштерә. Рәисә Габдуллина бик күп еллар территориаль сайлау комиссиясенең эшчәнлеген бухгалтер буларак тәэмин итә. 
Шуның өстенә Рәисә Минсәлих кызы үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Ул җитәкләгән театр коллективыннан башка администрациянең бер генә концерты да узмый. 
Республика җитәкчелеге баш бухгалтер хезмәтенә югары бәя биргән. Республика көнен бәйрәм иткәндә район башлыгы Александр Никошин һәм Әлки якташлык җәмгыяте җитәкчесе Алсу Нәбиева Рәйсә Габдуллинага “Татарстанның атказанган икътисадчысы” дигән исем бирү турында таныклык тапшырды. Әнисе Фәүзиянең кызын белемле, кирәкле белгеч итеп күрү теләге һәм хыялы да тормышка ашкан. Хәзерге вакытта Аксубайда яшәүче Разия апасының өметләрен дә аклаган ул. Үз тырышлыгы, максатчанлыгы, барысына да түзә белүе, беркайчан да өметсезлеккә бирелмичә, намуслы, әйбәт кеше булып калуы нәтиҗәсендә барлык максатларына ирешкән Рәисә Минсәлих кызы.
Быел кызы Зәлинә мәктәпне тәмамлады һәм әнисе эзләреннән беренче адымнарын ясады – ул югары уку йортында икътисадчы белгечлеген үзләштерә. Димәк, әнисе кызында төгәл фәннәргә, үзе яраткан хезмәтенә, һөнәренә карата мәхәббәт тәрбияли алган. Бусы бигрәк тә кыйммәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев