Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Рәхмәт сезгә, Чаллы мәктәбе укытучылары!..

Моннан нәкъ 40 ел элек без, 64 егет һәм кыз, Яңа Чаллы урта мәктәбен тәмамлаган идек.

Ышанырлык түгел: Иске һәм Бибай Чаллысыннан, Үргәгардан килеп укучы дусларыбыз белән әйтерсең, кичә генә әле бүрәнәдән салынган мәктәбебезнең әллә ни зур булмаган сыйныф бүлмәләрендә дәрестә утыра, ә кыңгырау чылтырауга аның тар гына коридорларына ашыга, агач идәннәрен дөбердәтеп чабыша идек бит. Кырык ел узып киткән, диген!

 

 

Яңа Чаллы мәктәбенең без бала саны иң күп булган соңгы чыгарылышыдыр, мөгаен. Ике сыйныфта да  утыз икешәр бала укыдык. “А” сыйныфын гел елмаеп торучы Венера Сәмигулла кызы Гайсина җитәкләде, безгә “б” ларга Надия апа Фәсахованы билгеләделәр. Укытучыларыбыз икесе дә Алпар кызлары. Венера Сәмигулла кызы  төгәл фәннәрдән – математика, геометриядән укытты, Надия апабыз тарих, җәмгыять белеме укытучысы иде. Алар икесе дә 15-16 яшьлек үсмерләр белән уртак тел таба белделәр, безнең “күчеш чоры” авырлыкларына кайчак кырыс тәрбия чарасы кулландылар, кайчак күз йома иделәр. Соң, энергияләре вулкан булып ташыган алты дистәдән артык егет-кызны ничекләр генә тыеп бетерсен алар? Шуңа да төрлесе булды инде: дәрес хәзерләмичә килүләр дә, әзерлеклерәк сабакташлардан күчерү дә, тәнәфестә күзне-башны тондырып чапкан мәлгә нечкә билле укытучыларыбызга килеп бәрелүләр дә, кыңгырауны ишетмәслек итеп кычкырышулар да... Болар инде барысы да яратып һәм көлеп сөйләрлек истәлекләр генә. Рәхмәт сезгә, апаларыбыз, безгә түзгән өчен! Математикадан безне Лена Сәмигулла кызы Хатыйпова укытты. Әй, кырыс та иде инде ул! Аннан курку иртәгә дәрес була дигән кичтә үк башлана (ә бит математиканы көн дә укыйбыз). Лена апа кушкан өй эшен үтәмичә кара! Төнге йокың кача, иртән дәрес башланганчы бер калтырыйсың, такта янына чыккач яртылаш үләсең... Ләкин катлаулы мәсьәләне ерып чыгасың бит тәки! Чөнки Лена Сәмигулловнага укытучы булырга Ходай үзе кушкан: ул теманы шундый итеп аңлата, гомереңә истә кала иде бит! Геометрия өчен пыяладан квадрат, өчпочмаклар кисеп, аларны изолента белән тоташтырып, күпме октаэдр-тетраэдрлар, пирамида-конуслар ясадык без!

Яңа Чаллы мәктәбен тәмамлаучылар русчаны шактый ук әйбәт “сукалый” иде. Безгә бу телне бүгенге кебек компьтер-интернет та, авылда 1970 нче елларда гына күренә башлаган телевизор да түгел, ә кычкырып русча текстлар укучы, шигырьләр суйләүче, диктант-иншалар яздырып, икенче дәрескә 64 дәфтәрдәге шул эшләрне тикшереп килеп, хаталар өстендә эшләтүче кадерле укытучыларыбыз Розалия Салих кызы Бәдретдинова, Роза Зәки кызы Вәгыйзова, Фәүзия апа Гайнетдинова өйрәтте. Алар үзләре бөек рус телен камил белә һәм ярата иделәр шул.

...Без тугызынчы сыйныфта гына шулай күбәйдек. Ә аннары Яңа Чаллы балалары ике дистәдән аз гына арткан бер сыйныф идек. Укытучыларыбыз һәрчак әйбәт булды безнең. Беренче сыйныфта Мабиха апа Бадамшина кабул итте үзебезне, икенче-өченчедә Роза апа Сибгатуллина укытты (икесе дә мәрхүмнәр инде). Ботаника-зоология серләрен безгә Вәгыйзь абый Бадамшин, география киңлекләрен Гаваз абыебыз (шулай ук Бадамшин), йолдызлар белеме астрономияне Асия апа Гатина (Сафина) ачтылар. Хезмәт күнекмәләрен әтием Булат Шакировтан алдык. Ул безне сызым сызарга да өйрәтте. Ун ел буе төрле фәннәрдән белемнәребезне бик күп укытучы тулыландырды, барысына да рәхмәт!

Октябрьдә укытучылар көне безнең ил календәрендә ике тапкыр билгеләп үтелә. 5 е – Бөтендөнья укытучылар көне, 6 сында – Укытучылар көне дип язылган. Кызганыч, бүген инде Яңа Чаллыда мәктәп юк, башлангычы да ябылды. Әмма сезне, кадерле остазларыбыз, онытмыйбыз, һәрберегезне сагынып искә алабыз. Сез дә безнең шуклыкларыбызны, ә кайчак тупаслык, кирелекләребез дә булгандыр, аларын да кичереп, элеккеге укучыларыгыз елмаеп искә алсагыз иде! Рәхмәт сезгә! Мең-мең рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев