Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы “Ромашка” балалар бакчасы “Эко-яз 2019” республика акциясенә актив кушылды

Район үзәгендәге “Ромашка” балалар бакчасы “Эко-яз 2019” республика акциясенә актив кушылды.

1 апрельдә старт алган әлеге санитар-экология айлыгында балалар һәм тәрбиячеләр белән беррәттән әти-әниләр дә катнаша. Биредә көн саен диярлек бакча территориясен җыештыру буенча өмәләр үткәрәләр: кыш буе җыелган чүп-чарны җыеп түктеләр, агачларны агарттылар. Әти-әниләр гамәлдән чыккан бик күп батареялар җыеп тапшырды. “Иң әйбәт сыерчык оясы” бәйгесендә дә әти-әниләр белән балалар бергәләп катнашты. Кошлар өчен өйләр ясап килеп, аларны бакчадагы агачларга урнаштырдылар. Балалар тәрбиячеләре белән бергә “Геройлар паркы”н җыештырырга да барды. Һәр төркемдә табигать турында китаплар укыдылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, экология темасына әңгәмәләр үткәрделәр.

Бу чараларның барысы да балаларны туган якны яратырга, табигатьне  сакларга, әйләнә-тирәне чиста тотарга өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев